Андрей Кондратьев: Ковид госпитальләрдә 100дән артык кеше тавыш биргән
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлау барышында ковид госпитальләрдә 100дән артык кеше тавыш биргән.
«Сәламәтлек саклау министрлыгыннан шалтырату булды, тавыш бирү буенча ковид госпитальләрдә, кызыл зоналарда барысы да уйланылганча гамәлгә ашырылган», — дип белдерде Андрей Кондратьев.
Ул Роспотребнадзор ягыннан да хокук бозулар ачыкланмаганын әйтте.
Сайлау участокларында 5 мең камера буенча 19 техник өзеклек булган.
«Тавыш бирүгә комачаулый торган хилафлыклар булмады. Өч көн киеренке эш барды. Хәзер, участоклар ябылгач, иң мөһим этап башлана», — дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.