Питрәчтә яшәүче спортның көч төре буенча абсолют чемпион булды
(Питрәч, 26 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , Люция Сираҗиева). Питрәчтә яшәүче 52 яшьлек Ольга Романова спортның көч төре буенча абсолют чемпион булды. «Районда спорт» грант проекты кысаларында Питрәчнең «Крепость» клубында пауэрлифтинг буенча турнир узды. Бу — көч спорт төре, анда үзең өчен максималь авырлыктагы штанга күтәрергә кирәк. Анда унга якын кеше катнашты. Алар үзләре өчен уңайлы вакытта килеп, күнегүләр ясадылар. Тренерлар нәтиҗәләрне видеога төшереп теркәп барды. Спортчылар 3 ярыш дисциплинасын башкарды. Читать дальше...