Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2021

Новости за 24.12.2021

Актаныш хастаханәсенең капиталь төзекләндерүдән соң икенче каты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 24 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Актаныш хастаханәсенең капиталь төзекләндерүдән соң икенче каты ачылды. Ул «Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ программасы буенча яңартылды. Табибларның шатлыгын уртаклашырга Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде.  Район башлыгы Энгель Фәттахов төзекләндерүне «Газстройсервис» оешмасының башкарып чыгуын, озакка сузылса да ремонтның сыйфатлы килеп чыгуын билгеләп үтте. Читать дальше...

ЮХИДИ татарстанлыларга кар яуган вакытта юлда куркынычсызлык чараларын искә төшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразларына караганда, алдагы ял көннәрендә республикада көчле кар, буран, юлларда кар көртләре көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, ТР Дәүләт автоинспекциясе һава торышы шартларында машина йөртүченең максималь рөхсәт ителгән тизлеккә түгел, ә куркынычсызлыкка таянып эш итәргә тиешлеген искәртә. Автомобиль салонында бар кеше дә иминлек каешы белән эләктерелергә тиеш, юлда куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк. Балаларны автомобильдә 12 яшькә кадәрге... Читать дальше...

Хөкүмәт төбәкләргә заманча электробуслар һәм трамвайлар сатып алуда ярдәм итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләре инфраструктур бюджет кредитларын файдаланып, җәмәгать транспорты паркын яңарту эшен дәвам итә алачак. Бу максатларга федераль бюджет биш ел дәвамында 100 млрд сум бүлеп бирергә планлаштыра. Бу хакта бүген ил Хөкүмәте утырышында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте. Хөкүмәт рәисе хәбәр иткәнчә, шәһәр пассажир транспортының хәрәкәт составын яңарту узган елдан бирле лизинг механизмын кулланып бара. Бу максатларга икенче ел рәттән 4 млрд сумга кадәр акча бүлеп бирелә. Читать дальше...



Татарстанда электр энергиясен куллану 30 ел элек булган максимумнан артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 30 ел эчендә беренче тапкыр Татарстанның энергосистемасында электр энергиясен куллану тарихи максимумыннан артып киткән, дип хәбәр итте система операторы - Татарстан Республикасының төбәк диспетчерлык идарәсе филиалы матбугат хезмәте. Филиалның оператив мәгълүматларына караганда, 2021 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы энергосистемасында 1991 елда теркәлгән егәрлек тарихи максимумыннан артып киткән. «2021 елның 24 декабрендә тышкы һаваның уртача тәүлеклек температурасы -24,1 градус булганда... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Алабуга мэрын уйламый әйткән сүзләре өчен шелтәләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Алабуга районы башлыгы һәм Алабуга мэры Рөстәм Нуриевның коронавирустан прививка ясатмаган пенсионерлар адресына әйткән сүзләрен һич ярамый торган гамәл, дип атады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президентының катгый реакциясе «район башлыгы чыгышыннан соң килеп чыкты, анда ул ветераннар адресына кимсетүле сүзләр әйтеп, әхлаксызлык күрсәткән», — диделәр матбугат хезмәтендә. Читать дальше...

Дәүләт Думасына фейерверк һәм петарда куллануны чикләү турында закон проекты кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Олег Лебедев (КПРФ) Дәүләт Думасына пиротехника куллануны, аерым алганда, торак пунктларда, биналарда һәм урманнарда тыю, шулай ук балигъ булмаганнарга сатуны тыю турындагы закон проектын кертте, дип хәбәр итә РИА Новости. «Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Россиядә петарда шартлаудан ким дигәндә ике кеше үлә, дистәләгән кешеләрнең (аларның күбесе балалар) бармакларын ампутацияләүгә һәм сәламәтлек өчен башка авыр нәтиҗәләргә китерә торган җитди имгәнүләр була. Шул ук... Читать дальше...

Ләбиб Лерон: Сәрвәретдин Сабитовның китаплары тәрбияви әһәмияткә ия

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә дин белгечләре белән галимнәр берләшеп, Сәрвәретдин хәзрәт Сабитовның хезмәтләрен өйрәнү буенча фикер алышты. Сәрвәретдин хәзрәт белән кызыксыну аның оныгы — Мәскәү дәүләт университеты профессоры, Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов декабрь башында Казанга килеп, татар җәмәгатьчелеге белән очрашканнан соң җанланып китте. Очрашуда Сәрвәретдин Сабитовның Риза Фәхретдин белән чордаш һәм фикердәш булганлыгы... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Эшне мөмкин кадәр ачыктан-ачык алып барырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның быелгы эшенә йомгак ясады һәм 2022 елга бурычлар куйды. Бу хакта парламент җитәкчесе VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 28нче утырышында сөйләде. «Катлаулы, үзгәрүчән шартларга алга таба да сыгылмалы һәм профессиональ рәвештә җавап бирәчәкбез, икътисадны һәм татарстанлыларның керем дәрәҗәсен торгызуга ярдәм итәчәкбез. Эшне сайлаучылар, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗади берлекләр һәм... Читать дальше...



«Салават күпере» — минем ярдәмчем» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар — исемлек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» бинасында «Салават күпере» журналы редакциясе үткәргән «Салават күпере» — минем ярдәмчем» бәйгесендә катнашкан укытучы-тәрбиячеләрне тәбрикләделәр. «Бәйге өч этаптан торды: укытучылар дәресләрендә „Салават күпере“ журналын кулланып укытканнарын видеога яздырып, безгә юллады. Аннан соң, без алар белән инстаграмда туры эфирлар үткәрдек. Соңыннан, түгәрәк өстәл оештырылды. „Салават күпере“ журналы укытучы, тәрбиячеләрнең эшендә дә файдалы»... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның тагын дүрт кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган, алар бер ир-ат һәм өч хатын-кыз. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.  «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода. Covid-19 йогышыннан 1939, 1941 һәм 1955 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1938 елда туган ир-ат вафат булган. Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән SARS-CoV-2 коронавирусының... Читать дальше...

«Сабантуй» журналы уздырган «Шәвәли премиясе» җиңүчеләре билгеле булды — исемлек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» бинасында «Сабантуй» журналы редакциясе уздырган «Шәвәли премиясе»ндә җиңү яулаган балаларны котладылар. «Сабантуй» журналы узган ел «Шәвәли премиясе»н игълан итте. Шул вакыт эчендә бик күп эшләр килде, аларны бәяләү җиңел булмады. Әмма Гран-прига лаеклы эш табылмады. Эшләрне язучылар, «Татмедиа»да эшләүче иҗат әһелләре тикшерде», — диде журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. Алар узган ел «Сабантуй» журналының элекке баш мөхәррире... Читать дальше...

«Без — кырык беренче ел балалары» фильмы премьерага кадәр ябык күрсәтелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Без — кырык беренче ел балалары» фильмы бүген беренче тамашачыларга — төшерү командасының үзенә, тәнкыйтьчеләргә һәм журналистларга күрсәтелде. Фильм Мөхәммәт Мәһдиевның шул исемдәге повесте буенча телевидение мөхәррире Әлфирә Мәһдиева киносценарие буенча төшерелгән. Режиссер һәм киносценарий буенча автордаш — Әмир Галиәскаров. Продюсер — Миләүшә Айтуганова. Фильм Арча районында һәм Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылы мәктәбендә төшерелгән иде. Читать дальше...

Татарстанда вакцинация турында сертификат вәгъдә иткән мошенникны тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бөгелмә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре социаль челтәрләр мониторингы вакытында коронавирустан вакцинация ясау турында электрон сертификатлар сату турында белдерү күргән. Игълан авторы белән язышу вакытында ул законсыз хезмәт өчен түләүне аның картасына күчерергә кирәклеген хәбәр итә, аның номеры күрсәтелгән. Оперативниклар әлеге картага төрле кешеләрдән акча күчүен ачыклаган... Читать дальше...

Милли китапханәдә Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган өчтомлык тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты» дип аталган өчтомлык тәкъдим итте. Китапны тәкъдим итү кичәсе Милли китапханәдә узды. Бу проектны филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов җитәкләгән. Аның сүзләренчә, эш 2017 елда башланган. Китапның беренче өлеше 2018 елда чыккан. «Без бик күп истәлекләргә таянып эшләдек. Бер үк факт төрле истәлекләрдә төрлечә яктыртыла... Читать дальше...

Әмирхан Еники хикәяләре буенча фильм төшереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әмирхан Еникинең өч хикәясен үз эченә алган нәфис фильм төшереләчәк. «Әлеге фильм Тинчурин театры артисты һәм татар фильмнарының кастинг директоры Ирек Хафизовның дебют эше булачак», — диде «Татаркино» оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова кинематография өлкәсендә ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә. «Миләүшә Айтуганова бу тәкъдим белән чыккач башта югалып калдым. Әмма үземне режиссерлыкка сынап карау хыялым бар иде ... Читать дальше...

Язучылар берлегендә Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә түгәрәк өстәл узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегендә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше — тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың 120 еллык юбилейларына багышланган «Ачы җилләргә каршы…» дип аталган түгәрәк өстәл узды, дип хәбәр итә Язучылар берлеге. Утырышта Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор, академик Дания Заһидуллина, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты... Читать дальше...

Болгар шәһәре үзәк китапханәсендә татар каллиграфиясенә багышланган күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан. 24 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Болгар шәһәренең үзәк китапханәсе Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә «Каллиграфия сәнгате призмасында татар язуы тарихы» күргәзмә-инсталляциясе оештырды. Күргәзмә ачылу уңаеннан бүген үзәк китапханәдә оффлайн һәм онлайн экскурсияләр оештырылды, «Борынгы төрки язуы белән танышу» һәм «Татар каллиграфиясе сәнгатен үстерү» темаларына лекцияләр укылды, «Иске имлә» иске татар графикасы буенча остаханәләр үтте, дип хәбәр итә оештыручылар. Читать дальше...

Казан мэры Илсур Метшин 90 исемле стипендия тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Ратушада 2021 ел нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Стипендияләр шулай ук яшь спортчыларга, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә дә тапшырылды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел стипендия алу өчен 300 гариза тапшырганнар, тантанада 90га якын җиңүче — талантлы һәм перспективалы яшьләр катнашты. Казан мэры Илсур Метшин яшь галимнәрнең иң кызыклы фәнни проектлары практикада гамәлгә ашырылачагын... Читать дальше...

Татарстанда диспансеризация яңадан үткәрелә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда халыкны профилактик тикшерү һәм диспансеризация яңадан үткәрелә башлады. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Диспансеризация яңадан үткәрелә башлады, күптән түгел генә шул хакта боерык чыкты», — дип искәртте спикер. Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, поликлиникаларда 60 яше тулмаган кешеләрне кабул итәчәкләр, өлкәннәр әлегә диспансеризация уза алмый. Читать дальше...


Музыкальные новости
Антонио Вивальди

«Вивальди. Времена Года. Шнитке. Кончерто Гроссо»: концерт в старинном соборе при поддержке Relax FM





Персональные новости
Кубок

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию





Иркутск янындагы «Тальцы» музеенда татар мәчетен яңарталар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Иркутск янындагы «Тальцы» архитектура-этнографик музеенда Столыпин аграр реформасы вакытында Себергә күченгән кешеләргә багышланган экспозиция зонасы төзеләчәк. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу татар мәчете, костел һәм төрле милләт вәкилләренең (поляклар, голендрлар, белоруслар, украиннар, татарлар) йортларыннан торган тулы бер урам булачак. Хәзер биредә татар мәчетен төзү эшләре бара. Шундый ук Аллаһ йорты Жигалово районының Түбән Слобода авылында да булган... Читать дальше...

Ульяновск мәктәпләрендә иң яхшы татар теле кабинетларын ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Иң яхшы татар теле кабинетлары» дигән язма чыкты. Ульяновск өлкәсенең мәгариф министрлыгы татар, чуваш һәм мордва милли-мәдәни автономияләре белән берлектә «Иң яхшы ана теле кабинеты» дип исемләнгән өлкә конкурсына йомгак ясады. Хәзер инде традициягә кергән конкурста җиңүчеләрне котлап, истәлекле бүләкләр тапшырыр алдыннан мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев төбәк мәктәпләрендә ана телен укыту эшенә анализ ясады. Читать дальше...

Казан һәм Мәскәү консерваторияләре хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры вазифаларын башкаручы Вадим Дулат-Алеев Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең фәнни эш буенча проректоры Константин Зенкин белән очрашты. Очрашу барышында югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Безнең өчен Мәскәү консерваториясе — иң мөһим партнерларның берсе, чөнки без барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә аның укучылары. Без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, бездә сәнгать һәм иҗади кыйммәтләр бер үк. Читать дальше...

Татарстан Президенты Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Илюшин табигатьне саклау чаралары өлкәсендә ведомство эшчәнлеге белән бәйле темалар буенча фикер алышты. Аерым алганда, Идел елгасында бассейнында әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану... Читать дальше...

Түбән Камада яшәүче ир-атны 13 яшьлек балаларны көчләгән өчен хөкем иткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерүчеләр ачыклаганча, быелның августында 13 яшьлек ике кыз Әлмәт районына туганнарына кунакка килгән. Өйдә ике хатын-кыз һәм шуларның берсенең Түбән Камада яшәүче 37 яшьлек танышы да булган. Кәеф-сафа корып утырганнан соң хатын-кызлар йоклаган, ә ир-ат ике кызга карата да сексуаль характердагы җенси гамәлләр кылган. Шуннан соң аларның берсен бәдрәфкә алдап алып кергән һәм шунда мәсхәрә иткән. Ир-атка карата «Сексуаль характердагы көчләү... Читать дальше...

«Татар-информ» фотографы «Татар халкының этнографик мозаикасы» бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» агентлыгы фотографы Салават Камалетдинов «Татар халкының этнографик мозаикасы» бәйгесенең ике номинациясендә беренче урынга лаек булды. Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләр бүләкләделәр. Биредә үк конкурста җиңүчеләрнең эшләре урын алган фотокүргәзмә ачылды. Салават Камалетдиновның эшләре «Традицияләр һәм йолалар», «Болгарлар. Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы» дигән номинацияләрдә иң яхшысы дип табылды. Бәйгедә «Халык-гамәли сәнгате» дигән номинация дә бар иде. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Градский

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала



Москва

В России вновь начнут выпускать автомобили под маркой Altai. Первый проект не взлетел, но, возможно, второй окажется более успешным

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net