Татарстанның Тукай районында хәйрия марафонында 3 миллионга якын акча җыелган
(Тукай районы, 14 декабрь, «Татар-информ», «Якты юл» ). Тукай районда «Игелек кыл» хәйрия марафоны узды. Быел ул дүртенче тапкыр оештырылды. Марафон барышында хәйриячеләр ярдәме белән барлыгы 2 миллион 800 мең сумнан артык акча җыелды. Шушы көннәрдә башкалар кайгысына битараф калмый торган, сизгер күңелле, шәфкатьле кешеләр «Энергетик» мәдәният йортына җыелды. Авыр тормыш сынавы кичергән, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән, бәхетсезлеккә юлыгып, сәламәтлекләрен югалткан райондашларга ярдәм кулы сузды.... Читать дальше...