Аксубай районында Ришат Хәбипов кооператив эшен оештыру, сату белән кызыксынды
(Аксубай, 10 декабрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды. Министр урынбасары Ришат Хәбипов район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Айназ Шакировның Кызыл Тау авылында урнашкан ит ярмыфабрикатлары җитештерү буенча «Аксубай» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын карады. Министрлык вәкиле җитештерелә торган продукция ассортименты, кооператив эшен оештыру, сату мәсьәләләре белән кызыксынды. Читать дальше...