Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәге ачыла
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Санкт-Петербургта 14 декабрьдә Татар мәдәни үзәге ачыла. Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында хәбәр итте. «Безнең алда торган иң мөһим чараларның берсе — 1990 еллардан башлап Петербург татарлары хыялланган Татар мәдәни үзәген ачу. Инде менә 14 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безгә киләчәк һәм без бу мәйданчыкны тантаналы рәвештә ачачакбыз», — дип сөйләде докладчы. Вәлиуллин сүзләренә караганда, яңа оешма шәһәр үзәгендә урнашачак. Анда заманча мультимедиа җиһазлары куелган, тавыш яздыру студиясе бар, китапханә фондын формалаштыру бара. Санкт-Петербургта барлыгы 12 татар иҗтимагый оешмасы эшли.