Алабуга районы хастаханәсенә колакны һәм борынны тикшерә торган җайланма кайтарылды
(Алабуга, 12 декабрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга район хастаханәсендә хәзер яңа лор-комбайн һәм эш кораллары җыелмасы бар. Яңа җиһазны кулланып, авыруны ачыклау һәм пациентны алга таба дәвалауның нәтиҗәлелеген күтәрергә була. Видеоэндоскопия җайланмасы колакларны, борынны карарга, төрле манипуляцияләр ясарга мөмкинлек бирә. «Безнең бүлек бу җиһазны озак көтте. Авыруларга ярдәм итеп, барысын да үзләренә күрсәтә алуыбызга шатбыз. Диагнозны ачыклау һәм дәвалауны хәзер экранда күреп була. Читать дальше...