Россиядә коронавирусның рәсми рәвештә теркәлгән очраклары 10 миллионнан артып киткән
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә пандемия башланганнан алып яңа төрдәге коронавирусның рәсми рәвештә теркәлгән очраклары 10 миллионнан артып киткән. Инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматлары шуны раслый.
«Россия Федерациясенең 85 төбәгендә коронавирус инфекциясенең 10 016 896 очрагы (үсеш + 0,30 процент) теркәлгән», - диелә стопкоронавирус.рф сайтында.
Шул исәптән соңгы тәүлектә коронавирусның 29 929 очрагы ачыкланган, шуларның 2306сында клиник симптомнар күзәтелми.
Шул ук вакытта, оператив штаб мәгълүматлары нигезендә, Россиядә 284 483 кеше (шуларның 1132се – узган тәүлектә) коронавирустан үлгән. 8 741 355 пациент (шуларның 31 391е – узган тәүлектә) терелгән.
Росстат мәгълүматлары оператив штабныкыннан аерыла. Статистиклар китергән мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле (2020 елның мартыннан 2021 елның октябрь ахырына кадәр) Россиядә 537,7 меңгә якын кеше коронавирустан үлгән. Шул исәптән октябрь аенда 68,7 меңнән артык кеше ковид корбаны булган, бу хакта «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде.