Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында яңа спорт мәйданчыгы ачылды
(Азнакай, 9 декабрь, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында спорт мәйданчыгы ачылды. Коллективның «Сәламәт тормыш һәм туризм» проекты белән «Татнефть» җәмгыяте бәйгесендә катнашып, 500 мең сумлык грант откан. «Үзебездән дә 120 мең сум өлеш кертеп, заманча тренажерларга ия булдык. Хәзер интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә сәламәтлекләрен ныгытыр өчен яңа мөмкинлекләр ачылды», — ди проектның башкарма җитәкчесе, социаль эш буенча белгеч Анастасия Кравченко. Әлеге тантаналы чараны ачып... Читать дальше...