Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2021

Новости за 28.12.2021

Түбән Каманың «Шинник» скверында чыршы мәйданчыгы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел чыршысы үзенчәлекле итеп бизәлгән. Биредә шулай ук матур сәгать урнаштырылган. Түбәнкамалылар өчен бәйрәмдә бик матур программа тәкъдим ителде. Шәһәр халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котларга Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков һәм «Татнефть-Нефтехим» ИК берләштерелгән профсоюз оешмасы профком рәисе Михаил Кузнецов килде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Иң көтеп алынган бәйрәмгә санаулы көннәр калып бара. Читать дальше...

Ногманов: Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан авылда калучыларга ярдәм чаралары бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ветеринария хезмәткәрләре белән тәэминат 97 процент дәрәҗәсендә. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә белгечләрнең уртача яше 42 яшь булуын әйтте. Илдар Ногманов яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында искәртте. 35 яшькә кадәр белгечләргә эчке ярдәм программасы бар: югары белемлеләргә бер тапкыр 35 мең сум, урта һөнәри белеме булганнарга бер тапкыр 25 мең сум акча бирелә. Читать дальше...

Попова: Яңа ел бәйрәмнәреннән соң коронавирус йоктыручылар саны артырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы таралуга бәйле хәл Яңа ел каникулларыннан соң начарланырга мөмкин. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова коронавирус буенча Координацион совет президиумы утырышында кисәтте, дип хәбәр итә РИА Новости. «Алда торган яңа ел бәйрәмнәрендә, кешеләр арасында элемтәләр болай да арта баруын исәпкә алып, „омикрон“ яңа штаммы таралу куркынычы, һичшиксез, арта. Читать дальше...



Татарстанда 25 градуска кадәр салкынайта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 декабрьдә, Татарстанда салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көньяк-көнбатыштан салмак җил юнәлешен көндез көньяк-көнчыгышка таба алмаштырачак. Юлларда янә бозлавык хасил була, дип искәртә синоптиклар. Төнлә республика буенча һава температурасы 17-22 градус салкын булачак, аязган вакытта һәм түбән урыннарда -25 градуска кадәр күзәтелә. Читать дальше...

Иртәгә Яшел Үзәндә балалар сырхауханәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнао Гарифуллина). Иртәгә Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең 1 нче балалар сырхауханәсе ачылачак.  Яңа медицина оешмасы сәламәтлек саклау системасында беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән. Быел июль аенда төзелә башлаган сырхауханәне сафка бастыру өчен 326,1 млн сум акча сарыф ителгән. Финанс чаралары РФ бюджетыннан бүлеп бирелгән.  Өч катлы бинаның мәйданы 3441,40 квадрат метр. Сырхауханәгә 11081 кеше беркетелгән. Балаларны 19 табиб һәм 63 урта персонал хезмәткәре дәвалаячак. Читать дальше...

Онколог яман шеш белән авыручыларга «Спутник V» белән прививка ясарга рөхсәт итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). «Спутник V» — иң күп тикшерелгән вакцина, онкологик авыруларга аның белән прививка ясатырга мөмкин, диде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Каприн. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Спутник V» — иң сыналган прививка һәм без аны онкология белән авыручыларга ясыйбыз. Моннан тыш, инструкциядә «Спутник V» вакцинасына каршы күрсәтмәләр юк, шуңа күрә моны кыю рәвештә куллана алабыз», — диде Каприн.  Аның сүзләренә караганда, прививка... Читать дальше...

Ташкентта Сара Садыйкова һәм Сибгат Хәкимгә багышланган әдәби кичә узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 23 декабрьдә Ташкентта танылган композитор Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулуга, шулай ук татар шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулуга багышланган музыкаль-шигъри кичә узды. Чара Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге һәм Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дуслык элемтәләре буенча комитеты белән берлектә оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Программада... Читать дальше...

Путин «Спутник V» вакцинасының «омикрон» штаммына каршы нәтиҗәле булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасы SARS-CoV-2 коронавирусының яңа омикрон-штаммына каршы уңышлы эшли. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин, Гамалея исемендәге үзәк белгечләреннән алынган мәгълүматларга таянып, белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Мин Гамалея исемендәге институт җитәкчесе белән сөйләштем, алар тикшеренү үткәрде һәм „Спутник V“ вакцинасы коронавирусның яңа омикрон-штаммын нейтральләштерә», — дип сөйләде Путин Санкт-Петербургтагы формаль булмаган БДБ саммитында. Читать дальше...



Татарстанда коронавирустан тагын биш хатын-кыз үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды, алар барысы да хатын-кызлар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода. Covid-19дан 1935, 1936, 1939, 1943 һәм 1950 елларда туган хатын-кызлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диделәр министрлыкта. Читать дальше...

Президентка Казандагы «Союзмультпарк» мультимедиа үзәген күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда «Союзмультпарк» мультимедиа күңел ачу-үстерү үзәген карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренче «Союзмультпарк» быел Мәскәүдә оештырылды. Бу гадәти булмаган форматтагы креатив киңлек, аны бөтен гаилә өчен төрле чаралар: мастер-класслар, кино күрсәтү, күргәзмәләр оештыру өчен мобиль итеп үзгәртеп була. Шул ук вакытта «Союзмультфильм» киностудиясе тарафыннан эшләнгән мультимедиа... Читать дальше...

Россиядә быел Африка дуңгыз чумасының 482 очрагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиядә быел Африка дуңгыз чумасының 482 очрагы билгеле, шул исәптән 352 очрак йорт дуңгызлары арасында, 130 очрак кыргый кабаннар арасында. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде. Вирус барлыгы 49 төбәктә табылган. Иң күп очраклар Амур өлкәсе (39 очрак), Хабаровск краенда (26 очрак), Саратов өлкәсендә (21 очрак), Свердловск өлкәсендә (20 очрак)... Читать дальше...

Казаннан Магнитогорскига яңа авиарейс 3 гыйнварда ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казан - Магнитогорск яңа маршруты буенча авиарейслар киләсе елның 3 гыйнварыннан башланачак. Бу хакта «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Магнитогорскига туры рейслар атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 50 урынга исәпләнгән CRJ-200 һава судноларында башкарылачак», - диделәр авиапассажир йөртү оешмасы матбугат хезмәтендә. Казаннан самолет 4.50 сәгатьтә очачак һәм Магнитогорск аэропортына 8.15 сәгатьтә барып җитә. Магнитогорскидан кире очу 9.10 сәгатьтә планлаштырылган... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Сириус» моделе буенча үзәкнең яңа лаборатория корпусын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү Республика үзәгенең лаборатория корпусында булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов яңа лаборатория корпусында булды, өр-яңа лабораторияләр һәм җиһазлар белән танышты. Биредә «Казан талантлар ачык университеты 2.0» АКБО башкарма директоры Айдар Акмалов аңлатмалар бирде. Татарстан Президентына нанотехнологияләрне өйрәнү... Читать дальше...

Быел Татарстанда лейкозлы терлек өч процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Былтыр Татарстанда лейкозлы терлек сигез проценттан артык булса, быел ул өч процентка кимрәк. «Быел без лейкозны киметүгә көч юнәлттек. 14 ләп хуҗалык лейкоздан тулысынча арына. Төньяк зоналар инде бу яктан чиста. Алабугадагы бер хуҗалыкта соңгы чикләүне салдырдык. Хуҗалык җитәкчеләре аңлый: лейкоз табылган сөтне арзан бәядән бирергә туры килә, шуңа моңа җитди карыйлар», — диде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе»н бүләкләү тантанасында республика казанышларын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе — 2021» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Үз чыгышында ул төбәкнең узып баручы елда ирешелгән казанышларын санап үтте. Чара «Корстон» комплексында узды. Анда катнашучылар арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин бар иде. Чарада республикада узган вакыйгаларга һәм елның төп икътисади нәтиҗәләренә багышланган фильм күрсәттеләр. Читать дальше...

Путин халыкның 90 проценттан да ким булмаган өлеше прививка ясатырга тиешлеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә коронавируска каршы иммунизация дәрәҗәсе җитәрлек түгел, илдә халыкның кимендә 90 процентына прививка ясатырга кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта рәсми булмаган БДБ саммитында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. Россия лидеры күп кенә чит ил хакимиятләре вакцинацияләнгән кешеләр өлешен 95 процентка кадәр җиткерергә омтылуларына игътибар итте. «Чит илләрдәге хезмәттәшләр иммунизацияне инде 90 проценттан, 90-95 проценттан артыграк ясарга омтыла»... Читать дальше...

Роспотребнадзор: «Омикрон» авыр узмый, әмма күп кешене зарарлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). «Омикрон» коронавирусының яңа штаммы «дельта» штаммына караганда җиңелрәк уза, әмма ул бер үк вакытта күп кешене зарарлый һәм тизрәк тарала», - дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, коронавирус штаммы бары тик прививка ясатмаучыларда гына авыр узарга мөмкин. «Ул берьюлы бик күп кешене зарарлый. Читать дальше...

Татарстанда Чулман аша тагын бер боз кичүе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндезге сәгать икедә Чулман аша республикада икенче боз кичүе ачылды, ул Мамадыш районының Соколка - Түбән Кама районының Яңа Кама аръягы бистәсе маршруты буенча узачак. Ул тәүлек буе эшләячәк, анда 3,5 тоннага кадәрле автомобильләр уза ала. Кичүнең озынлыгы – 1,1 км, киңлеге - 20 метр. Кичүдә ике яклы хәрәкәт оештырылган, юл бәясе 200 сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Читать дальше...

Белгеч Яңа ел бәйрәме алдыннан ковидтан тест ясатырга кирәклеген искәртте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Дусларыңның һәм якыннарыңның иминлеген кайгыртып, Яңа ел бәйрәме алдыннан коронавируска ПЦР-тест ясатырга кирәк. «Мин, беренче чиратта, ПЦР-тестны Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр, гаилә чараларына барганчы ясатырга кирәк дип уйлыйм. Анда өлкән яшьтәге туганнарыгыз булырга мөмкин, тест аларга чир йоктырмау һәм сезнең вирус йөртүче булмавыгызга ышану өчен кирәк. Хәзер нәкъ менә инфекция белән симптомсыз авыру очраклары күп», — дип сөйләде Sputnik радиосына клиник лаборатория диагностикасы табибы Анна Сафонова. Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»





Персональные новости
Чемпионат

В Орле определился победитель Чемпионата Черноземья по хоккею с шайбой





Фәрит Хәнифов: Бәйрәмнәрдә балаларны йөртүче автобуслар махсус контрольгә алына

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов яңа ел бәйрәмнәрендә балаларны йөртүче автобуслар махсус контрольгә алыначагын әйтте. «Татарстанда балаларны йөртүче автобуслар махсус контрольгә алыначак. Бездә бөтен автобуслар ГЛОНАСС приборлары белән җиһазландырылган. Балаларны йөртүче автобуслар булачак рейс турында ЮХИДИ хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш була. Ул транспортлар онлайн режимда күзәтү астында булачак», — диде Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Читать дальше...

Әфганстан татарлары Татарстан гуманитар ярдәмен турнир оештырып каршылаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев).   Әфганстан татарлары, гуманитар ярдәм килү уңаеннан, бүзкаш буенча традицион хәйрия турнирын (ат уены) оештыруны планлаштырган. Ярышлар шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланачак. Турнир Саманган провинциясе башкаласы Айбакта узачак. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин сөйләде. Бүзкаш - Азиянең күп кенә илләрендә таралган борынгы ат уены. Читать дальше...

Хезмәт министрлыгы социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең исәбен алырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең исәбен алырга тәкъдим итте. Министрлык проект әзерләгән. «Социаль ярдәм итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасын кулланганда гамәлгә ашырыла торган процесслар нигезендә гаилә әгъзасына бер кешегә уртача керем исәпләү һәм дәүләт социаль ярдәменә мохтаҗ гражданнарны ачыклау һәм исәпкә алу максатларында мөлкәти тәэмин ителешне бәяләү механизмы гамәлгә ашырылачак һәм аларга гаризадан башка гына социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк»... Читать дальше...

Илдар Ногманов: Ветеринарлар вакцинация өчен бер тапкыр яраклы шприцлар куллана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ветеринария белгечләре инъекцияләр өчен бер тапкыр яраклы индивидуаль энәләр куллана. Бу хайваннарның чир йоктыру куркынычын чикли. «Ел саен Ветеринария идарәсе 5 млн нан артык бер тапкыр кулланышлы энәләр сатып ала, чөнки күп тапкыр куллану йогышлы авырулар барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин», — дип белдерде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә. Читать дальше...

Россиядә ана капиталына сатып алырга мөмкин товарлар исемлеге киңәйтелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Хәзер ана капиталы акчасына ишетү һәм күрү сәләте начар балалар өчен үсеш алырга ярдәм һәм өйрәтә торган техник тернәкләндерү чараларын сатып алырга мөмкин булачак. Россия Премьер-министр Михаил Мишустин шул хактагы карарга имза куйган. Сүз Брайль картиналары һәм колодалары, тактиль китап һәм юл, тавышны көчәйтү колакчыны һәм тавышны көчәйткеч, Брайль шрифты белән портатив компьютерлар, шулай ук сөйләм синтезаторы турында бара. Моннан тыш, ана капиталын өч һәм дүрт тәгәрмәчле велосипед... Читать дальше...

Татарстанда тагын 97 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан республикада 42 457 кеше ковид белән авырган», дип хәбәр ителә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Чир йоктыручыларның күбесе Казанда (41 кеше) теркәлгән. Түбән Камада 8 кеше, Нурлатта 7 кеше, Яшел Үзән белән Лениногорск районнарында алтышар кеше... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Politico: Россия проиграет войну с НАТО, предупреждает Польша (Topmember)


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Маркетолог Родочинская: новая девушка Тимати копирует Решетову ради бизнеса



Москва

Байден: США делают все возможное для возвращения Гершковича и Уилана

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net