Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2021

Новости за 03.12.2021

Чирмешән районында якташлар очрашуында Туймәт авылына трактор бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 3 декабрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Туймәт авылында җитәкче урыннарда эшләүче, шәһәр һәм районнар белән идарә итүчеләр авылдашлары белән очрашты, истәлекләре белән уртаклашты. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев авыл җирлегенә бәләкәй «Беларус» тракторы бүләк итте. Тракторны очрашу узган авыл мәдәният йорты каршына кайтарып куйганнар. «Туймәт — әниемнең туган авылы, мин үзем дә биш яшемә кадәр биредә еш кунак булдым, аның урамнарында уйнап үстем. Читать дальше...

4 декабрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 декабрьдә, Казанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Казанлылар Татарстан муниципаль районнарының фермерлары җитештергән продукцияне 15 мәйданда 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр сатып ала алачак. Ярминкәләр атна саен 25 декабрьгә кадәр уздырыла. Ярминкәләрдә Татарстанның 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың 22 агросәнәгать комплексы оешмасы катнаша. 11 сентябрьдән шәһәрдә 12 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде, шул вакыт эчендә 430,3 млн сумлык продукция китерелгән. Читать дальше...

Коронавирусның «омикрон» штаммы 38 илдә ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). «Омикрон» штаммы 38 илдә табылган, шул ук вакытта « дельта» коронавирусның иң киң таралган мутациясе булып кала. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш авырулар бүлегенең техник төркем башлыгы Мария Ван Керкхове белдергән. «Хәзерге вакытта „омикрон“ дөньяның алты төбәгендәге 38 илдә табылган, авыруны йоктыруның төп артуы Африкада ачыкланган», — дип белдерә ТАСС. Исегезгә төшерәбез, коронавирусның яңа штаммы Көньяк Африкада ачыкланган иде. Читать дальше...



Татарстанда коронавирустан алты кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән алты үлем очрагы расланган, аларның дүртесе хатын-кыз һәм икесе ир-ат. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. «2021 елның 3 декабренә 1282 үлем очрак теркәлгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Инфекция корбаннары арасында 1930 һәм 1947 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1940 елда туган тагын ике хатын-кыз, 1938 һәм 1954 елларда туган ике ир-ат бар.

Буран һәм бозлавык вакытында үзеңне тиешенчә тоту кирәклеген искә төшерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразларына караганда, 3 декабрь киченнән 4 декабрьгә кадәр Татарстанда урыны белән буран, көчле җил, томан, шулай ук юлларда көчле бозлавык көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә көчле буранда өйдән бары тик аерым очракларда гына чыгарга кирәклеген искә төшерәләр. Чыгар алдыннан якыннарыгызга кайда баруыгызны һәм кайчан кайтачагыгызны әйтү мөһим. Автомобильдә булганда зур юллар һәм шосселар буенча гына йөрергә кирәк. Читать дальше...

Песков ковидка каршы мөмкин булырдай яңа чаралар турындагы сорауга җавап бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Омикрон-коронавирус штаммы аркасында Россия Президентының куркынычсызлык чараларын көчәйтү турындагы карарлары әлегә юк, ә яңа чикләүләр турындагы мәсьәлә Кремль вәкаләтләрендә түгел. Мондый аңлатмаларны ТАССка дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков бирде. «Әлегә карарлар юк», — диде Песков Владимир Путин өчен куркынычсызлык чараларын көчәйтү турындагы сорауга җавап итеп. Искәртеп узабыз, Көньяк Африка Республикасыннан Россиягә кайткан ике кешенең коронавируска ПЦР-тесты уңай булган иде... Читать дальше...

Шимбә көнне Татарстанда буран, томан һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Татарстан территориясендә һава торышының сизелерлек начарлануы фаразлана. Шулай итеп, буран, бозлавык һәм томан көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. Һава торышы болытлы булачак. Буран вакытында күз күреме сизелерлек начарланачак, дип кисәтә синоптиклар. Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һәм көндез җепшек кар көтелә. Төнлә һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр була, көндез 4 градуска кадәр җылыначак. Читать дальше...

«Ак Барс» Дубайда урнашкан «Кока-Кола Арена»да узган беренче хоккей матчында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Дубайда урнашкан «Кока-Кола Арена»да узган беренче хоккей матчында Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын җиңде. «Авангард» — «Ак Барс» матчы исәбе — 1:3. Уен Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә узды. Континенталь хоккей лигасының әлеге уены Дубайда оештырылган Ice Dubai Show программасының бер өлеше булды. Гарәп Әмирлекләре бозында Татьяна Навканың «Спящая красавица» тамашасы да күрсәтеләчәк. «Кока Кола... Читать дальше...



Россиядә төп азык-төлек продуктларын җитештерү артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт һәм төбәкләр җитештерүне арттыруны тәэмин итәргә һәм халык өчен төп саналган азык-төлек продуктларының үтемлелеген арттырырга тиеш. Бүген Россия Президенты Владимир Путин шундый йөкләмә бирде. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә, эчке базарда төп азык-төлек товарларының җитештерү күләмнәрен һәм аның үтемлелеген арттыруны тәэмин итәргә», — диелә Кремль матбугат хезмәте бастырган документта. Читать дальше...

Көньяк Африкадан Россиягә кайткан ике пассажирда коронавирус тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Җомга көнне Көньяк Африка Республикасыннан Россиягә шәхси рейс белән кайткан ике пассажирда коронавирус табалар. Бу хакта «РИА Новости» Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. «3 декабрьгә каршы төндә Көньяк Африка Республикасыннан шәхси рейс белән кайткан ике пассажирда яңа коронавирус йогышына уңай ПЦР-тест ачыкланды. Алар очканда карантинда булган... Читать дальше...

Табиб коронавирус аркасында үлүчеләр саны арту сәбәпләрен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус башланганнан соң халык арасында үлүчеләр саны артты. Моның сәбәпләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков атады. «Ни өчен без ковидтан шулай куркабыз? Чыннан да, Covid-19дан үлүчеләр саны бар һәм ул безне бик борчый. Нәкъ менә шуңа күрә бу вакытлы йогышлы авырулар госпитальләре җәелдерелде. Әгәр без ковидтан үлүчеләр санының түбән булуын аңласак... Читать дальше...

Әл-Мәрҗани мәчетендә бишек җырларының әһәмиятенә багышланган түгәрәк өстәл узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»).Әл-Мәрҗани мәчетендә бишек җырларының әһәмиятенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чара Әл-Мәрҗани җәмигъ мәчете җитәкчелегендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге һәм «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды тарафыннан оештырылды. Очрашуда сөйләшү «Бала тормышында һәм үсешендә бишек җырының әһәмияте» темасына узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Түгәрәк өстәлдә галимнәр, психологлар, табиблар, язучылар, шагыйрьләр... Читать дальше...

Тинчурин театры яңа спектакле алдыннан сиксәненче еллар азагы «Пятачогын» яңартты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры яңа спектакле алдыннан сиксәненче еллар ахыры — туксанынчы еллар башындагы «Пятачок»ны яңартты. «Баштарак тамашачы аягым авырта, билем кузгала дип сәбәп табып катнашмаска тырышты, ләкин шулай да без халыкны кузгата алдык», — ди театр җитәкчелеге чакыруы буенча биредә ике көн перформанс буларак "Пятачок”ны яңартырга алынган танылган оештыручы һәм тамада Гамил Нур чакырылган. Баянлы-биюле перформанс «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектакле алдыннан оештырылган иде. Читать дальше...

Юлай Шамилоглы: Инкыйлабка кадәрге татар мирасын укый алырлык белгечләр әзерләү зарур

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Назарбаев университетының Казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире, Висконсин университеты профессоры Юлай Шамилоглы фикеренчә, гарәп графикасында революциягә кадәр язылган татар халкы мирасын укый алырлык белгечләр мәктәбен булдырырга кирәк. «ТР Фәннәр Академиясе юбилеенда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев гарәп графикасындагы татар мирасын компьютер укып бирер, аларны кирил графикасына күчерерләр, дигән иде. Компьютер хата белән күчерә, аңлашылмаган урыннары да була. Читать дальше...

Казахстанда Үзбәк киносы көннәре узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Казахстанда Үзбәк киносы көннәре узачак. Чаралар 6-8 декабрьгә билгеләнгән, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы. Казахстан телеканалларында 5 декабрьдән казах телендә үзбәк фильмнары күрсәтелә башлый. Шул ук көннәрдә Үзбәкстан телеканалларында казах фильмнары күрсәтеләчәк. Шулай ук Нур-Солтанда ике проект – «Күршеләр» һәм «Эшелоннар Көнчыгышка бара» фильмнарын булдыру буенча хезмәттәшлек турында меморандумга кул кую планлаштырылган.

Камәрия Хәмидуллина: Сәрвәретдин Сабитовны яңа шәхес буларак ачарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина мәгърифәтче Сәрвәретдин Сабитовны фәнни яктан өйрәнеп, татар дөньясына яңа шәхес ачарга мөмкин булуын әйтте. Бүген татар язучылары, шагыйрьләре «Казан утлары» журналы редакциясендә Сәрвәретдин Сабитовның оныгы — Мәскәү дәүләт университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы, Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов белән очрашты . Очрашуда Иҗат Сабитовның әтисе Хак Сабитов җәлилче Әхмәт Симаевның хезмәттәше булганы... Читать дальше...

Илнар Гарифуллин: Шагыйрь Ярлы Кәримне башкорт дип әйтүчеләр бар, чынлыкта ул — татар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тарих фәннәре кандидаты, сәясәтче Илнар Гарифуллин татар язучысы, шагыйре Фатих Кәримнең бертуган абыйсы Ярлы Кәримнең татар булуын дәлилләүче документлар барлыгын әйтте. «Ярлы Кәрим Бишбүләк районы Ает авылында туган. Аны күбесенчә „башкорт“ шагыйре дип әйтәләр, чөнки шигырьләрен башкорт теленә тәрҗемә итеп чыгарганнар. Авылына берничә тапкыр башкорт пропагандистлары килде, августта конференция үткәрделәр. Әмма аңа кадәр Ярлы Кәрим гаиләсенең... Читать дальше...

Коронавирустан вакцина ясарга ярамаган очраклар исемлегенә үзгәрешләр кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»).  РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы декабрь уртасында Covid-19га каршы прививка ясарга ярамаган очраклар исемлегенә үзгәрешләр кертәчәк. Табиблар раслаганча, исемлектә вакцинация ясарга ярамаган очраклар бик аз, дип җиткерә «Известия» сәламәтлек саклау системасына якын чыганакка сылтама белән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Газетада билгеләнеп үтелгәнчә, хәзерге вакытта министрлык дәрәҗәсендә документ эшләү бара. Исемлеккә нинди авырулар кертеләчәге турында соңрак хәбәр итәчәкләр. Читать дальше...

Мурашко: Россиядә коронавирус белән авыручылар саны кими

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә медицина хезмәткәрләре күзәтүендә булган коронавирус белән авыручылар саны кими бара, пациентлар саны 900 мең тирәсе. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Без бергә» форумы барышында хәбәр итте. «Авырулар саны күтәрелүнең соңгы дулкынында, хәзер ул кими, күзәтелә торган пациентлар саны 900 меңгә якын», - дип китерә Мурашко сүзләрен РИА Новости . Исегезгә төшерәбез, ноябрь ахырында сәламәтлек саклау министры соңгы айда беренче... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певец

Певец Андрей Губин дал интервью в маске и заявил, что стал очень плохо выглядеть





Персональные новости
ЦБ

Частота страховых случаев по ОСАГО для такси в 6,6 раза выше, чем по полисам на другие легковые машины – ЦБ РФ





Пермь краеның «Бәйрәм» ансамбле «Әпипә» татар халык биюе бәйгесендә гран-при алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Чулпан» концертлар залында «Әпипә» Бөтенроссия үзешчән коллективларның татар халык биюе телевизион бәйгесенең гала-концерты узды. Пермь краеның «Бәйрәм» ансамбле гран-при иясе булды. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, хореограф, культурология фәннәре кандидаты, «Мирас» ансамбле җитәкчесе Дәүләт Умеров, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, Татарстанның мәдәният өлкәсендә... Читать дальше...

Орехово-Зуевода Нәҗип Җиһанов һәм Рөстәм Яхин истәлегенә багышланган фестиваль узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә «Татар халкының музыкаль мирасы — Россиянең мәдәни байлыгы» дип аталган XI балалар фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Аны үткәрүдә Россиянең атказанган артисты Диана Гурцкая фонды ярдәм күрсәткән. Быел фестивальдә беренче тапкыр күрү сәләте бозылган балалар да чыгыш ясаячак. Бәйгедә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән,... Читать дальше...

«Гаилә» мәчетендә Татарстан мөфтиенең вәгазь кичәсе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә Казанның «Гаилә» мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазь кичәсе узачак. Кичәдә Камил хәзрәт Сәмигуллин гаилә кыйммәтләре, татар дин галимнәренең мирасы, ислам динендәге актуаль мәсьәләләр буенча мәхәллә халкына вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерәчәк, катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Дәрес вакытында шулай ук татар гореф-гадәтләрен һәм туган телебезне саклау, әти-әнигә, өлкәннәргә карата хөрмәт, туганлык җепләрен югалтмау,... Читать дальше...

Казанның ислам дөньясының яшьләр башкаласы статусына лаек булу сәбәбе ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казан – күпләгән цивилизацияләр, конфессияләр һәм милләтләр бергә тупланган урын ул. Шәһәр үзенә күрә тынычлык символы санала. Татарстан башкаласына нәкъ менә шуңа күрә дә 2022 ел өчен ислам дөньясының яшьләр башкаласы исеме бирелде. Ислам хезмәттәшлек оешмасы Яшьләр форумы президенты Таха Айхан шулай дип белдерде. «Казан - тынычлык символы һәм төрле милләт, дин вәкилләре дус-тату гомер иткән урын. Без Казанны цивилизацияләр диалогында гаять зур... Читать дальше...

Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов: Татарча укыганга татарча сөйләмем дә камил

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мәскәү дәүләт университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы, Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов татар китаплары укыганга туган телендә сөйләме дә камил булуын әйтте. Бүген татар язучылары, шагыйрьләре «Казан утлары» журналы редакциясендә күренекле татар галиме Иҗат Сабитов белән очрашты. Геометрия өлкәсендә йөздән артык фәнни мәкаләләре, теоремалары белән дөнья күләмендә танылган шәхес шигырьләр һәм хикәяләр дә иҗат итә. Аның берничә әсәрен татар композиторлары җырга салган. Читать дальше...

Санкт-Петербургтагы яңа Татар мәдәнияте үзәгендә беренче татар теле дәресе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургтагы яңа оешкан Татар мәдәнияте үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И туган тел, и матур тел» дигән сүзләре белән беренче татар теле дәресе узды. Шул рәвешле, үзәк үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шунысы игътибарга лаек, быел игълан ителгән «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» шул рәвешле эстафетаны 2022 елга тапшыра. Киләсе ел «Халык сәнгате һәм Россия халыкларының... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Валерий Гергиев

Валерий Гергиев — о судьбе театров после объединения Мариинки и Большого



Москва

Пациентки больницы Клина обследовались в передвижном маммографическом комплексе

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net