Чирмешән Үзәк китапханә хезмәткәрләре «каз өмәсе» күренешен сәхнәләштерде
(Чирмешән, 25 декабрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешән лицееның өлкән сыйныф укучыларына татар халкының милли йоласы — «Каз өмәсе» күренешен күрсәтте. Егетләр һәм кызлар монда тамашачы ролендә генә булып калмыйча, үзләре дә бу бәйрәмдә актив катнашты. Китапханә хезмәткәрләре әлеге милли йоланың элеккеге елларда ничек узуын тулысынча күрсәтте. Укучылар «Каз өмәсе» нең барлыкка килү тарихы белән танышты, андагы җырлы-биюләрдә, уеннарда да катнашты. Читать дальше...