«Омикрон» штаммы таралу сәбәпле, дөньяда 2200 авиарейсны гамәлдән чыгарганнар
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе башлангач җитди зыян күргән авиация тармагы янә кыен хәлдә калды. Җомга көнне дөньяда 2200 авиарейсны кичектергәннәр. Моңа «омикрон» штаммы таралу сәбәп булган, шул исәптә экипаж пилотлары һәм әгъзалары арасында да. «Российская газета» Flightaware порталына сылтама белән хәбәр иткәнчә, шимбә, бүген 1200дән артык рейсны гамәлдән чыгару көтелә, бу киеренке бәйрәм алды сезонында тәртипсезлек тудырачак. Рейсларның күпчелеге Кытайның China Eastern һәм Air China, Американың United һәм Delta Airlines, шулай ук Air India авиакомпанияләренә кагыла. United пшнҗешәмбе үк «омикрон» штаммны сәяхәтләр өчен каршылык итеп карады. Бу атнада «омикрон» штаммын йоктыру очраклары арту экипаж һәм хезмәткәрләргә йогынты ясады. Кызганычка, кайбер рейсларны кичектерергә туры килде», дип хәбәр итә Guardian газетасы авиакомпания матбугат хезмәтенә сылтама белән. Шулай ук Delta «омикрон»ны тәртипсезлек сәбәбе дип атады. Шул ук вакытта «планлаштырылган рейсларны, экипажны һәм самолетны алыштыру кебек барлык мөмкинлекләр һәм ресурслар» юкка чыгарылган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы «омикрон» штаммы ачыклану турында хәбәр ителгәч, Европа аэропортлары операторлары ассоциациясе 24 ноябрьдән пассажирлар агымы 20 процентка кимүен теркәгән.