Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2021

Новости за 18.12.2021

Әгерҗе спортчысы Дөнья чемпионатында призлы урын алды

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 18 декабрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре" ). Румыниядә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты узды. Анда Көчек авылында туып-үскән спортчылар – Миләүшә Гыймранова һәм Рияз Баһаутдинов катнашты. Рияз – ике кулы белән дә өченче, Миләүшә бишенче урын алды.   Алар шушы көннәрдә Татарстан чемпионатында да сыналдылар. Икесе дә алтын медальләр яуладылар.  Әгерҗе спорт мәктәбе тренеры Руслан Закиров шәкертләре Удмуртиянең Завьялово авылында узган ярыштан җиңүләр белән кайттылар. Алмаз Насыйков ... Читать дальше...

Татарстанның балалар бакчаларына Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты китабы бүләк ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Казан, Чистай, Буа һәм Яшел Үзән районнарының нәни балаларын котлады. «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» Казан, Чистай, Буа һәм Яшел Үзән районнарының барлык мәктәпкәчә учреждениеләренә яңа ел бүләге ясады — нәкъ менә аларда  предприятиенең җитештерү мәйданчыклары урнашкан. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.  «Обними меня» әкиятен Казанның 313 балалар бакчасы, Яшел Үзән  районының 58 мәктәпкәчә учреждениесе... Читать дальше...

Чүпрәле районында яңартылган «Дуслык» паркы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 18 декабрь, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Яңа ел алдыннан Чүпрәле районының «Дачный» бистәсендә яшәүчеләр өчен яңартылган «Дуслык» паркы ачылуы зур бүләк булды. Әлеге хакта паркның ачылышына килгән район башлыгы Марат Гафаров, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет әгъзасы Дмитрий Второв, «Татмелиорация» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин да әйтте. «Әлеге паркны төзүдә һәм яңартуда турыдан-туры биредә яшәүчеләрнең дә өлеше бар. Читать дальше...



Лениногорск районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 18 декабрь, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Лениногорск районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды. Лениногорск районы имамнары моңарчы имам-мөхтәсиб ярдәмчесе булып торган Булат хәзрәт Рауповка бердәм тавыш бирделәр. Кунаклар арасында мөфтинең урынбасары һәм ТР Көньяк казые Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Көнчыгыш казые Исмаил хәзрәт Сингатуллин, ТР Көньяк -көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрдәншин һәм тирә-юнь имам-мөхтәсибләр килде. Лениногорск районы имамнары моңарчы... Читать дальше...

Тинчурин театрында «Балачак дөньясы» ноталар җыентыгы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкләгән данлыклы оркестры бүген театрга килгән балалар өчен уйнады. Театр фойесында куелган чыршы янында «Балачак дөньясы» исемле ноталар җыентыгы тәкъдим ителде. «Җәвад Тәрҗемановның туганнары безгә шундый китап бастыру идеясе белән чыктылар. Китапның аудиториясе — балалар бакчасы һәм башлангыч класс балалары. Җәвад Тәрҗемновның җырлары безгә таныш, без әлеге җырлар яңа версиядә дә җырлансын иде дип өметләнәбез»... Читать дальше...

Коронавирусының омикрон-штаммы дөньяның 89 илендә табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). SARS-CoV-2 коронавирусының Омикрон-штаммы дөньяның 89 илендә табылган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында шул хакта хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости. «2021 елның 16 декабренә „омикрон“ варианты Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының барлык алты төбәгендәге 89 илдә ачыкланган», — диелә рәсми белдерүдә. Оешмада яңа мутацияне «дельта»штаммыннан күпкә тизрәк тарала, дип билгеләп үттеләр. Моннан тыш, «омикрон» җәмәгатьчелек эчендә тарала торган илләрдә бер ярым ... Читать дальше...

«Татар җыры» ачылышында Динә Гариповага «Алтын барс» тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар җыры» музыкаль фестивале ачылышында Татарстанның атказанган артисты Динә Гариповага «Алтын барс» тапшырдылар. «Динә — безнең халкыбызның иң гүзәл кешеләренең берсе. Ул җиңүләре белән безнең халыкны бөтен дөньяга танытты. Ул — сәнгать, җыр, олимпия чемпионы», — диде «Барс Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев. Әлеге минутларда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 22нче «Татар җыры» музыкаль премиясе бара. Ачылышта Динә Гарипова «Ай... Читать дальше...

Дәүләт Думасы депутаты мохтаҗ гаиләләргә Яңа ел бүләкләре бирергә тәкъдим итте  

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка финанс кыенлыклары кичергән балалары булган гаиләләргә Яңа елга һәм Раштуа бәйрәменә социаль җыелмалар таратуны оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов чыкты, дип яза РИА Новости. Министрга юллама текстында әйтелгәнчә, акча җитмәү сәбәпле, күп кенә Россия гаиләләре Яңа ел бәйрәмен уздырудан баш тартырга мәҗбүр. «Әти-әниләрнең финанс кыенлыклары аркасында... Читать дальше...



ЮХИДИ системасында техник өзеклек аркасында автомобиль йөртү таныклыгы алып булмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Россия ЮХИДИ мәгълүмат системасында техник өзеклек килеп чыгу турында мәгълүмат бүген мессенджерларда пәйда булды. Техник проблемалар мәгълүмат системаларының үзара бәйләнешендә килеп чыккан. Хәзерге вакытта сервислар эшен торгызу өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына. Эшләр тәмамлануга һәм техник проблемалар хәл ителүгә, гражданнарны яңадан кабул итә башлаячаклар. Бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Читать дальше...

Радик Юльякшинга 2019 елгы «Алтын Барс»ны тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Барс Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев Радик Юльякшинга 2019 елгы «Алтын Барс»ны тапшырды. «Үткән ел фестивальне үткәрә алмадык. Быел ике елны бергә җыеп үткәрәбез. Элвин Грей коронавирус белән алданрак авыртып китте. 2019 елдагы XX „Татар җыры“ фестиваленең „Алтын Барсы“ н аңа тапшырабыз», — диде Камил Гәрәев бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Татар җыры» ачылышы алдыннан журналистлар белән очрашуда. Радик Юльякшин шатлыгы белән уртаклашты. Читать дальше...

Балконнан бау буенча аска төшәргә теләгән хатын-кыз җиргә егылып төшкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Фаҗига кичә кич Чаллыдагы 41нче комплекста булган. Шундый мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты. Шаһитлар сүзләренә караганда, йортта яшәүче 66 яшьлек хатын-кыз бау буенча тугызынчы катта урнашкан фатир балконыннан аска төшәргә маташкан. Әмма ул баудан ычкынып китә һәм җиргә егылып төшә. Алынган җәрәхәтләрдән вафат була. Әлеге фаҗиганең дөреслеккә туры килүен «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар. Бу хәлнең... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Урам» экстрим-паркының ябык өлешендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ » , Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Казанда «Урам» экстрим-паркының ябык өлешендә булды, анда бүген урам мәдәнияте фестивале старт алды. Ул спорт корылмаларын карады, яшьләр белән аралашты, шулай ук BMX-шоуда булды. Фестиваль экстремаль спорт төрләре, заманча иҗат һәм урам сәнгате вәкилләрен бер мәйданда берләштерәчәк. Ике көн дәвамында экстрим-паркта ВМХ, самокат, паркур, скейтборд һәм фингерборд буенча ярышлар, урам мәдәнияте өлкәсендә белем бирү лекцияләре һәм мастер-класслар... Читать дальше...

Синоптиклар бозлавык турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 декабрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә бозлавык көтелә. Вакыты белән кар явачак. Төньяк-көнбатыштан көньякка, көньяк-көнчыгышка күчә торган талгын җил, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге. Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-9˚, көндез максималь һава температурасы -2..-7˚ градуска кадәр булачак.

Көрәш буенча Федерация Кубогы җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Көрәш буенча Федерация Кубогы җиңүчеләре билгеле. 17-18 декабрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Федерация Кубогына турнир узды. Ярышта бил үлчәү авырлыгында 170ләп көрәшче бил алышты. Районнар арасында беренчелекне Әлмәт командасы яулады. Икедә — Кукмара, өчтә Теләче командалары. Беренче урын ияләре — 50 мең, ике — 40, өченче урын алучы икешәр көрәшче дә 30 мең акчалата приз һәм истәлекле бүләргә лаек булды. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез... Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның 86 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «41 кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Казанда - 25, Чаллыда - 18, Түбән Камада - 8, Нурлатта - 7, Әлмәттә - 5, Чистай районында - 4 кеше ковид йоктырган. Шулай ук, Алабуга, Лениногорск, Актаныш... Читать дальше...

Бөгелмәдә тагын бер хатын-кыз һәм бала газдан зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмәнең Вахитов урамында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз һәм аның 10 яшьлек баласы, газ белән агуланып, хастаханәгә эләккән. Бу факт буенча прокуратура тикшерү башлаган. Вакыйга урынына шәһәр прокуратурасы вәкиле Евгений Моршед чыкты. Моңа кадәр «Татар-информ» Бөгелмәдә газ белән агуланган 4 яшьлек малай белән 45 яшьлек хатын-кызның хастаханәгә эләгүләре хакында хәбәр иткән иде.

Зәйдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тантаналы төстә ябылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Зәйнең “Теремкәй” бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тантаналы төстә ябылды. Бәйрәмдә мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова, милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, Татарстан халыклары ассамблеясының Зәй вәкиле Роза Гатауллина катнашты, дип хәбәр итә  “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге.  Чара барышында ел дәвамында башкарылган эшләр, ирешкән уңышларга... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 белән авыручылар санының кимүе күзәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны үсеше темпының кимүе күзәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә әйтте, дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «авыруның һәр яңа дулкыны яңа сынаулар китерә, хәлне тотрыклыландыру өчен зур тырышлык таләп итә». Бүгенге көндә дөньяның 70тән артык илендә теркәлгән омикрон штаммы яңа куркынычка әйләнде. Читать дальше...

Ятим балаларга биреләчәк 451 торак Татарстан милке итеп теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Ятим балаларга торак бирү буенча агымдагы вазгыять турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2021 елда, план буенча, 22 муниципаль берәмлек ятим балаларга биреләчәк 636 торак белән тәэмин ителергә тиеш булган. Шуның 451е республика милке итеп теркәлгән, 185 торак сатып алу стадиясендә, дип хәбәр итте Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә. Аның сүзләренә караганда,... Читать дальше...


Музыкальные новости
НОПРИЗ

Башкирские проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023





Персональные новости
БГАТОиБ

Студент БРХК Аюш Булчун стал лауреатом конкурса «Арабеск-2024»





Әлмәттә ике кроссовер бәрелешкәннән, ике кеше хастаханәгә эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Әлмәтнең Биләр урамындагы 145нче йорт каршында иртәнге уннар тирәсендә юл һәлакәте булган. Юлны ике кроссовер – Ford һәм Nissan бүлешмәгән, дип хәбәр итте фаҗига шаһитләре «Татар-информ»га. Һәлакәт урыныннан җибәрелгән фотолардан күренгәнчә, ике автомобиль дә җитди җәрәхәтләр алган. Япон машинасының алгы өлеше җимерелгән, куркынычсызлык мендәрләре ачылган. Авариянең икенче катнашучысы - Fordның ике ишеге яньчелгән, көпчәкләре җәрәхәтләнгән. Читать дальше...

Татарстанда күп балалы 41 724 гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 41 724 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җиткерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. «2021 елда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итте. Татарстанда җир кишәрлекләре бирү исемлегенә 65 967 гаилә кертелгән. Кадастр исәбенә 45 790 җир кишәрлеге куелган. Читать дальше...

Бөгелмәдә кечкенә бала һәм хатын-кыз газ белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмә хастаханәсенә газ белән агуланган 42 яшьлек хатын-кыз һәм аның 4 яшьлек улы китерелгән. Вакыйга урынына шәһәр прокуратурасы вәкиле Евгений Моршед килде, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га. Күзәтчелек ведомствосы белгечләр белән берлектә фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук газ җиһазларын кулланган вакытта куркынычсызлык таләпләренең ничек үтәлүен тикшерәчәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта... Читать дальше...

Татарстан Республикасында 2212 объект төзекләндерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча 27 республика программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. 2212 объект тулысынча ремонтланган, алар 23 республика программасына керә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Читать дальше...

Туймазыда курайчылар бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Туймазыда «Тылсымлы ҡурай моңо» IV ачык республика курайчылар бәйгесе тәмамланды. Быел 270 башкаручы үз осталыкларын күрсәтте. Конкурсның нәтиҗәсе буларак, «Родина» шәһәр мәдәният сараенда гала-концерт оештырылган. Тантаналы чарада курайчыларны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Республика халык иҗаты үзәге генераль директоры Артур Алибаков сәламләде, дип хәбәр итә Республика халык иҗаты үзәге матбугат хезмәте. Бәйгедә Гран-прига Белореск... Читать дальше...

Яшел Үзәндә сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ике кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә Татарстан урамындагы 20 нче йорт подъездында төтен исе чыгуы турында хәбәр бүген төнлә килгән. Төтен 9нчы фатирдан чыккан, анда диван янган, дип «Татар-информ»га ачыклык керттеләр Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә . Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче ук, йорттан 10 кеше урамга чыккан. Өч кызны 10, 5 һәм 3 яшьлек өч кызны бишенче катта урнашкан фатирның тәрәзәсе аша коткарганнар, аларны автобаскыч буенча аска таба төшергәннәр. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Владимир Высоцкий

Что Золотухин рассказывал про некрасивые тайны Таганки и почему Высоцкий его не простил



Москва

В Сосновом бору в Москве обнаружены человеческие кости

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net