Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 белән авыручылар санының кимүе күзәтелә
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны үсеше темпының кимүе күзәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә әйтте, дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «авыруның һәр яңа дулкыны яңа сынаулар китерә, хәлне тотрыклыландыру өчен зур тырышлык таләп итә». Бүгенге көндә дөньяның 70тән артык илендә теркәлгән омикрон штаммы яңа куркынычка әйләнде. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, гражданнарны вакцинацияләү һәм җәмәгать урыннарында һәм транспортта qr-кодлар кертү Covid-19 белән авыручыларның көндәлек санын киметкән. Бу республикада яңа ел чараларын үткәрергә мөмкинлек бирә. Республикада җитәрлек күләмдә вакцина, 500 меңнән артык доза бар. Беренче компонент белән 2 млн. 250 мең кешегә прививка ясалган. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 548 мең кешегә вакцина кадатылган (ягъни, бу яшь категориясендә гомуми сан – 65 процент тәшкил итә). «Беренче чиратта өлкәннәргә вакцинация ясарга кирәк, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Статистика бар, барыннан да элек 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцинация ясарга кирәклеген исбатлый торган мәгълүматлар бар». Татарстан Президенты шулай ук 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр җәмәгать туклану урыннарына төнге сәгать 1гә кадәр, ә 31 декабрьдә иртәнге 3кә кадәр эшләргә рөхсәт ителәчәген хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, карар бизнес ягыннан күп санлы мөрәҗәгатьләрне истә тотып кабул ителгән, санитар-эпидемиологик хәлнең тотрыклануы да исәпкә алынган. «Без үзебезгә җитди җаваплылык алабыз. Бик зур әзерлек эшләре башкарылды»,-дип ассызыклады ул һәм бүгенге көндә гражданнарның җәмәгать туклану урыннарына йөрергә мөмкинлек бирә торган qr-кодлары булуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада балалар өчен яңа ел бәйрәмнәрен, санитар таләпләрне катгый үтәгәндә генә үткәрергә рөхсәт иттеләр. Бу - персонал, артистлар, аниматорлар, волонтерлар һәм ата-аналар өчен QR-кодлар булу. Ул билгеләп үткәнчә, балалар өчен яңа ел чараларында бары тик бер озатучы гына булырга, шулай ук шәхси саклану чаралары (битлекләр) кулланылырга, социаль дистанция сакланырга һәм керү юлында термометрия үткәрелергә тиеш.