Рамил Муллин Түбән Камада белгечләргә кытлык мәсьәләсен күтәрде
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Куркынычсызлык советы утырышында күтәрелгән мәсьәләләр каралды. Якындагы 5-7 елда Татарстан өстәмә эшче көчләргә мохтаҗ булачак. Мондый кытлык чыгарылыш сыйныф укучыларына карата таләпләрнең артуы, шулай ук яшьләрнең һөнәри күнекмәләре алар көткән хезмәт хакына туры килмәве белән бәйле. Бүген эшче белгечлекләргә ихтыяҗ елына 2,5 мең кеше тәшкил итә. Бу сан уртача 10 процентка арта һәм 2023 елга 7 меңнән артып китәчәк. Читать дальше...