Яңа ел төнендә Казанның Үзәк чыршысы төнге сәгать өчкә кадәр ачык булачак
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның Төп чыршы шәһәрчеге Яңа ел төнендә төнге 3 кә кадәр эшләячәк.
ТР Министрлар Кабинетында брифингта бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
«Төп бәйрәм „Казан“ Гаилә үзәге чыршысы янында узачак. Казанлыларны һәм кунакларны чыршы тирәсенә Яңа ел каршы алырга чакырабыз. Зур экранда ил һәм республика җитәкчелеге мөрәҗәгатен тыңлап булачак», — диде Абзалов.
Көндәлек режимда исә, Казанның чыршы мәйданчыклары 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«Казанда кызыклы чаралар көтелә. Кичә Иске Татар бистәсендә Чыршы ачылды. Үзәк чыршылар бу атнада ачылачак. 23 декабрьдә „Крылья Советов“, Дәрвишләр бистәсендә, филармония скверында, 27 декабрьдә Химиклар мәдәният сараенда ачылачак. 24 декабрьдә „Казан“ Гаилә үзәгендә Төп чыршы халыкны кабул итәчәк», — диде Азат Абзалов.
Чыршы шәһәрчекләре Казанда 100 адрес буенча урнашкан. Һәр Чыршы янында Кыш Бабай, Кар Кызы сәламләячәк.