Арча районының Пөшәңгәр авылыннан Шәвәлиевлар татар гаиләсе бәйгесендә җиңде
(Арча, 19 декабрь, «Татар-информ», «Арча-информ») . Арча районының Пөшәңгәр авылыннан Шәвәлиевлар гаиләсе «Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз» бәйгесе җиңүчеләре булды. Бәйгене «Сөембикә» журналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә уздыра. «Без аларның һәммәсен яраттык. Якын иттек. Язмышларын йөрәк аша үткәрдек. Матур гаиләләр! Аларда халкыбызның гореф-гадәтләре, дине һәм иң мөһиме — Туган тел саклана! Ел дәвамында барган конкурс инде менә төгәлләнде. Читать дальше...