Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ел спортчысы» тантанасында бүләкләнде
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Ел спортчысы — 2021» тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Шәхси үрнәк күрсәтүче» номинациясендә бүләкләнде. Спорт министрлыгы аның мөселманнар өчен бик күп спорт ярышларын уздыруда активлыгын, шулай ук шәхси спорт казанышлары һәм йөгерешләрдә катнашуын билгеләп үтте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча кара билбауга, шулай ук Бразилия джиу-джитсу көрәшендә пурпур билбауга ия. Читать дальше...