Владимир Путин: Коронавирус белән бәйле барлык дефицитлар да бетерелде дип уйлыйм
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Коронавирус аркасында күп кенә тармаклар зыян күрде, шул исәптән күп кенә дәвалау учреждениеләре ковид авырулары өчен үзгәртелде, бу башка юнәлешләрдә ярдәм күрсәтүдә чагылды. Әмма бу проблемаларның барысы да хәл ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясендә сөйләде. «Коронавирус аркасында проблемалар күп булды. Беренче этапларда битлекләр дә, перчаткалар да, кирәкле костюмнар да җитмәде. Бу мәсьәләләр барысы да хәл ителгән дип уйлыйм, һәм дефицитлар бүтән булмас дип өметләнәм», — диде Путин. Ул сәламәтлек саклау системасында проблемалар килеп чыккач, эшкә волонтерлар, югары уку йортлары укытучылары һәм башка бик күпләр кушылуын әйтте. Бу исә Россия медицинасы алдында килеп чыккан каршылыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек бирде.