Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2021

Новости за 20.12.2021

Әлмәт егете «Ел студенты - 2021» Россия илкүләм премиясе финалисты булды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 20 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт сәүдә-икътисад техникумының 4нче курс студенты Илнур Каметов Татарстанны «Ел студенты» Россия илкүләм премиясендә тәкъдим итте. Ул «Ел студенты — 2021» Россия илкүләм премиясе финалисты булды. Әлмәт егете һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Ел профессионалы» номинациясендә катнашты. Бәйге Россия мәгариф оешмаларында укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның һөнәри эшчәнлектә, иҗатта, спортта, яшьләр сәясәтендә, студентлар лидерлыгында... Читать дальше...

Казанда биш катлы йорттагы бер фатирда янгын чыккан, ике кешене коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Космонавтлар урамындагы 4нче йортта янгын бүген 17.47 сәгатьтә чыккан. 101 янгын сагы номерына ялкын телләренең фатир, шулай ук 2 һәм 3нче катлардагы щитны ялмап алуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан 11 кеше урамга чыгып өлгерә. Ут белән көрәшүчеләр, фатирны ачып, ике кешене коткара. Читать дальше...

Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге лауреатларын бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген ТР Мәдәният министрлыгында Роберт Миңнуллин исемендәге Балалар һәм үсмерләр өчен әдәби әсәрләр конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. «Бүген беренче тапкыр Роберт Миңнуллин премиясе тапшырыла. Безнең иң зур байлыгыбыз — хәтер. Үзләре арабыздан китсә дә, аларның әдбият-сәнгатебезгә керткән өлеше мәңгелек», — диде мәдәният министры Ирада Әюпова. Лауреатларны котлау тантанасы министрлыкның дүртенче квартал коллегиясе кысаларында үтте. Роберт... Читать дальше...



«Омикрон»ның башка штаммнарга караганда тизрәк таралуын расладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раславынча, коронавирусның яңа штаммы — «омикрон» башка вариантларга караганда тизрәк тарала. Оешма генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесус Женевада узган брифингта шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Хәзерге вакытта „омикрон“ штаммы „дельта“га караганда тизрәк тарала дип раслый алабыз, прививка ясаткан һәм коронавирус кичергән кешеләрнең әлеге инфекцияне яңадан йоктыруы да ихтимал», — диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы. Читать дальше...

Татарстан трассасында җиңел автомобиль һәм фура бәрелешкән, «Лада» шоферы үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндезге дүртенчеләр киткәч республиканың Чистай районында, Казан — Оренбург трассасында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, трассада Мәскәү өлкәсе номерлары куелган Skania йөк автомобиле һәм «Лада» машинасы кара-каршы бәрелешкән. Авария урынында төшерелгән фотолардан күренгәнчә, фура белән бәрелешкәннән соң җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән. Машинага бик нык зыян килгән ... Читать дальше...

Казанда Яңа ел алдыннан укытучыларга 50 мең сум күләмендә премия бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Яңа ел алдыннан укытучыларга 50,9 мең сум күләмендә премия бирәчәкләр. Башта бу мәгълүмат Telegram-каналларда чыкты, соңрак аны Татарстан башкаласы мэриясендә расладылар. «Түләүләр бары тик педагогик персоналга гына кагыла. Мәгариф учреждениеләрендә директор урынбасарлары җитәкчелек итүче персоналга керә», - дип искәрттеләр шәһәр хакимиятендә. Шул ук вакытта мэриядә ачыклык кертүләренчә, алар «педагогик эшчәнлек алып баручы директорлар, директор урынбасарлары... Читать дальше...

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Факиһә Тугызбаевага истәлек тактасы ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 23 декабрьдә 12.00 сәгатьтә Уфада (адресы: Революция урамы, 66) Башкортстан Республикасының халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факиһә Тугызбаевага истәлек тактасы ачу тантанасы була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Факиһә Тугызбаева – танылган башкорт шагыйрәсе, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы. Читать дальше...

Иртәгә Биектау районында яңа сырхауханә ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Биектау районында Биектау тимер юл станциясендә Зеленая, 3 адресы буенча яңа сырхауханә ачыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау беренчел звеносының модернизациясе» программасы буенча төзелгән. Ул шунда теркәлгән 50 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Сырхауханәнең тантаналы ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко... Читать дальше...



КФУ профессоры бу атнада -25 градуска кадәр суытачагы хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу атнада Казанда температураның кисәк түбәнәюе көтелә. Аномаль җылылыктан соң декабрьнең өченче декадасында шәһәрдә -25 градуска кадәр суытачак. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев бүген «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Казанда декабрьнең өченче декадасында тәүлеклек уртача температура норма буенча -9, -10 градус тәшкил итә. Хәзер көннәр җылы тора, аннары без циклонның тыл өлешендә калачакбыз... Читать дальше...

«Татар-информ»ның дүрт журналисты Мәдәният министрлыгы премиясенең төп призларын алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистлары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы беренче премиясенең дүрт номинациясендә (быел ул ведомство тарафыннан гамәлгә куелды) җиңү яулады. «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе журналисты Рузилә Мөхәммәтова жюри тарафыннан «Халыкның зур байлыгы — аның теле» номинациясендә җиңүче дип табылды. Бу номинациядә шулай ук «Бизнес Online» басмасы авторы Гөлназ Бәдретдинова да җиңде. «Татар-информ» агентлыгының... Читать дальше...

Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «татар-информ»). Татарстанда тагын җиде кеше коронавирус корбаны булган — өч ир-ат һәм дүрт хатын-кыз. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Covid-19дан 1933, 1937 һәм 1960 елларда туган ир-атлар, 1947, 1949, 1964 һәм 1965 елларда туган хатын-кызлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта. Шулай итеп, 2021 елның 20 декабренә Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1384 гә җиткән.

18 яшькә кадәр баласы булган һәр гаилә әгъзасына айлык түләү турында проект әзерләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына 18 яшькә кадәрге баласы булган һәр гаилә әгъзасына унар мең сум күләмендә айлык түләү кертү турында закон проекты тапшырылды. «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе депутатлары шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Закон проекты тарафыннан тәкъдим ителгәнчә, беренче, икенче... бала тууга (уллыкка алу) бәйле рәвештә айлык түләү алу хокукына, гаиләнең барлык әгъзалары да Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче РФ гражданнары булган очракта... Читать дальше...

Татарстанда томан, буран һәм температураның -12 градуска кадәр төшүе көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 декабрьдә, Татарстанда температура фонының түбәнәюе һәм һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Бераз кар явуы (төнлә урыны белән) көтелә. Моннан тыш, төнлә кайбер районнарда буран чыгуы ихтимал. Иртән һәм көндез аерым районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк... Читать дальше...

Татарстанда Кама елгасында боз астына төшеп киткән өч балыкчыны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндез 112 бердәм номерына Кама елгасында, Әгерҗе районының Красный Бор авылы янында кар автомобиленә утырган өч балыкчының боз астына төшеп китүе хакында хәбәр килде. Коткаручылар урынга һава мендәрендәге суднода юл тоткан. Бу вакытта ир-атлар боз астыннан чыккан була һәм ярдәм килгәнен көтә. 37, 47 һәм 58 яшьлек балыкчыларны Красный Бор авылына озаталар. Балыкчыларга медицина ярдәменең кирәге чыкмый, хәзер әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар. Читать дальше...

«Әдәби кафе»да Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» дигән романы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы-прозаик Зиннур Хөсниярның «Хур кызлары» дип аталган романы тәкъдим ителде. «Казан утлары» журналы быел кесә форматындагы китаплар чыгара башлады. Хәзергә 30 китап дөнья күрде. Бу — революцион күренеш. Кеше татарча китапны чират торып укый. Моннан тагын да сөенечлерәк хәл була аламыни? Зиннур әфәнде дә шундый форматка кызыкты. Бу — «Сәхнә» редакциясенең бер проекты»... Читать дальше...

Екатеринбург тамашачыларына «Исәнмесез» фильмының премьерасы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 17 декабрьдә Екатеринбургта режиссер Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» фильмын күрсәттеләр. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, картинаның премьерасы 8 сентябрьдә Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә булды, анда фильмга тамашачылар мәхәббәте призы һәм Татарстан Президенты исеменнән «Кино сәнгатендәге гуманизм өчен» дигән бүләк тапшырылды. Фильмны төшерүдә Татарстан һәм Башкортстанның 35 атказанган һәм халык артисты катнашкан. Читать дальше...

Кызыл армия солдаты Ибраһим Бикташевның шәхси әйберләре мәктәп музеена тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Усть-Уза авылыннан Бикташевлар гаиләсе 80 ел үткәч күп еллар дәвамында хәбәрсез югалган дип саналган әтиләре, бабайлары һәм карт бабайлары Бикташев Ибраһим Хәсән улының язмышы хакында белде. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2021 елның 30 августында Кызыл армия солдатының «Подвиг» эзтабарлар отряды (Пенза) ярдәмендә табылган сөякләрен җир куенына иңдерделәр. Бүген Ибраһим Бикташевның шәхси әйберләре (алар арасында медальон... Читать дальше...

Чувашиянең Шыгырдан бистәсендә Татарстанның Шәле авылы имамы белән очрашу булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Чувашиянең Шыгырдан бистәсе «Мөслимә» мәчетендә Татарстандагы Питрәч районы Шәле авылы имамы Тимур Латыйпов белән очрашу узды. Тимур хәзрәт Латыйпов 2021 елда Татарстан Республикасының иң яхшы ел имамы исеменә үткәрелгән конкурста өченче урынны алган иде. Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителгәнчә, дин тотучылар белән әңгәмә барышында Тимур Латыйпов ислам нигезләрен кече яшьтән үк укытуның мөһимлеге турында сөйләде. Нәкъ менә шул яшьтә бала дөньяны танып... Читать дальше...

Казанда парковкада кагыйдә бозучы машинаның тәгәрмәченә блокиратор куячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ». Егор Никитин). Татарстан башкаласында парковка режимын бозу очракларын терки торган яңа система эшли башлады. Ул номерсыз автомобильләрнең тәгәрмәчләренә блокиратор куюны күздә тота, бу шундый машиналарның «хәйләкәр» хуҗаларын тизрәк эзләп табарга ярдәм итәчәк. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Төп доклад алдыннан Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә парковка режимын тупас бозу очракларының дәвам итүен искәртте. Читать дальше...


Музыкальные новости
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Персональные новости
Арцах

Спецвыпуск журнала «Стратегии развития» посвященный героям Великой Отечественной войны и Специальной военной операции





Самара татарлары биюче Сабир Мөхәммәтҗанов белән горурлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Тәпи йөри башлаганчы ук бии иде» дигән язмасы чыкты. 28 ноябрьдә Беренче ка­нал эфирында чыгып килүче «Лучше всех» тапшыруында спорт биючеләре — Самара йолдызлары Сабир Мөхәм­мәтҗанов һәм Лиза Ше­реметьева кат­наш­ты­лар. Миллионлаган телевизор ка­раучыларны таң калдырган татар малае Сабир белән «Бердәмлек» укучыларын якын­нанрак таныштырырбыз. Сабирның әнисе Лилия Мөхәммәтҗанова Самарада туган... Читать дальше...

«Татмедиа» филиалы - «Яшел Үзән» мәгълүмат үзәгенең яңа җитәкчесе билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башкаручы директоры Нияз Гәрәев бүген «Яшел Үзән» мәгълүмат үзәгенең техник директоры Владимир Витовскийны филиал җитәкчесе сыйфатында тәкъдим итте. «Владимир Викторовичның гаммәви мәгълүмат чараларындагы гомуми эш стажы 10 ел тәшкил итә, ул үзен белемле, югары квалификацияле белгеч буларак күрсәтте. Моның нәтиҗәсе буларак, „Яшел Үзән“ телекомпаниясенең техник хезмәте төгәл эшли», — дип искәртте Нияз Гәрәев. Ул билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Рәфис Сәйфуллин «Ярдәм» фондының яңа атамасында татар сүзе кулланмау сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанның «Ярдәм» мәчете имамы Рәфис Сәйфуллин «Ярдәм» фонды атамасындагы үзгәрешләрнең сәбәбен һәм «ярдәм» сүзенең татарча язылмау сәбәбен аңлатты. «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының атамасына үзгәрешләр кертелгән. Хәзер ул «Ярдам — Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды дип атала. «„Ярдәм» дигәч, ул татар теленнән тәрҗемә иткәндә «помощь» була дип аңлата идек. Без хәзер «а» хәрефе аша язылабыз. Ул рус телендә аралашкан кешегә аңлашылсын өчен эшләнгән. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советы утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Әлмәттә В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. Директорлар советы әгъзалары 2021 елның 11 ае эчендә «Татнефть» бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм 2022 елның гыйнвар һәм I кварталына бюджетны раслады. Моннан тыш, утырышта Россиядән читтәге нефть сервисы, геология разведкасы һәм нефть-газ чыгару өлкәсендә нефть-газ проектларының торышы турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов ТАНЕКОда өч җайланманы эшенә старт бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Александр Хевронин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да өч яңа җайланма эшенә старт бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ» корреспонденты тантанадан. Газофракционирование, дизель ягулыгын каталитик изодепарафинизация һәм акрынайтылган кокслау җайланмалары комплекслы сынап карау режимында эшли башлады. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, быел «ТАНЕКО»ның яңа производстволарга инвестицияләре 39 млрд сум тәшкил иткән. «Без „Татнефть“ компаниясенә... Читать дальше...

Нуриәхмәт Сафин Татарстан алдындагы казанышлары өчен ордены медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Кариев театры артисты Нуриәхмәт Сафин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул әлеге бүләккә Татарстан Республикасы президенты Указы белән театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен лаек булды. «Кадерле Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы! Без сезне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез!» диелә хәбәрдә.

Спорт в России и мире
Москва

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов обыграл Баутиста-Агуту в третьем круге «Мастерса» в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве в парке нашли труп мужчины





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»



Москва

Автопробег «Огонь Памяти» стартовал у Музея Победы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net