Нуриәхмәт Сафин Татарстан алдындагы казанышлары өчен ордены медале белән бүләкләнде
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Кариев театры артисты Нуриәхмәт Сафин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул әлеге бүләккә Татарстан Республикасы президенты Указы белән театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен лаек булды. «Кадерле Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы! Без сезне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез!» диелә хәбәрдә.