Түбән Кама шәһәре һәм район җирлегендә 111 торак йортны ремонтлау планлаштырыла
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Түбән Кама шәһәре һәм район җирлегендә 111 торак йортны ремонтлау планлаштырыла. Капиталь ремонт программасына 804 284 000 сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта депутатларның даими комиссиясендә Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Максим Санков сөйләде. Торак йортларда лифт җиһазларын алыштыру, җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, су бүлү, электр белән тәэмин итү челтәрен ремонтлау, түбә-диварларны төзекләндерү планлаштырыла. Читать дальше...