Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2021

Новости за 31.12.2021

Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел хыялларны тормышка ашырсын!

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Яңа ел уңаеннан мөрәҗәгать итте. «Хәерле кич, кадерле татарстанлылар! Чын йөрәктән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Сәгать курантлары уникене бәрергә вакыт аз гына калып бара. Яраткан бәйрәмебез традицион рәвештә иң якты өметләрне, могҗизага һәм яхшы киләчәккә ышанычны үз эченә ала. Дуслар һәм якыннар даирәсендә узган елның иң җылы вакытларын искә төшерәбез, киләчәккә хыяллар корабыз. Читать дальше...

Менделеевск районында ун балалы гаиләнең хыялын тормышка ашырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Менделеевск районы җитәкчеләре һәм предприятиеләре Яңа ел хәйрия акцияләренә кушылды һәм балаларның хыялларын тормышка ашырды. Шулай итеп, «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров күп балалы Булатовларның теләген үтәде. Гаиләдә ун бала тәрбияләнә, ул аларга ноутбук һәм татлы бүләкләр тапшырды. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.  «Хыяллар чынга аша» проекты кысаларында район җитәкчесе Радмир Беляев кәрәзле телефон алырга һәм һәрвакыт... Читать дальше...

Азнакайда район газетасына иң күп яздыртучыларны бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 31 декабрь, «Татар-информ», « Маяк », Таңсылу Саниева). 2022 елның беренче яртыеллыгына яздыру буенча редакция бәйге игълан иткән иде. Шул уңайдан редакциядә «Маяк» газетасына иң күп яздыртучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Бәйрәмдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашып, газетага яздыруны оештыручы җирлек башлыкларына, мәгариф, спорт идарәләре, үзәк сырхауханә, почтамт җитәкчеләренә, аларның вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Маяк» газетасының баш мөхәррире... Читать дальше...



Яшел Үзәндә беренче тапкыр Кыш бабай йорты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 31 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яңа ел алдыннан Яшел Үзән районы яшьләре һәм кунаклар, иң зур теләкләрен җиткерергә һәм күптән көтелгән бүләкләрен алырга кышның төп әкият герое янына кунакка килә. Беренче тапкыр «Авангард» паркында шәһәрнең төп шәһәр чыршысы янында Кыш бабай йорты ачылды. Әкият локациясе булдыру инициативасын Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев хуплады. «Безнең балаларның Кыш бабай белән аралаша, әкият дөньясына чума һәм могҗизага ышана алуы бик сөенечле хәл»... Читать дальше...

Петербургта һава торышы начар булу сәбәпле, 30га якын рейс тоткарланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Һава торышы начар булу сәбәпле, «Пулково» аэропортында 30га якын самолет тоткарланган. Сайттагы мәгълүматларга караганда, аэропорттан 27 самолет китә алмый, кайберләре инде сигез сәгатьтән артык тоткарлана. Әйтик, Мурманскига рейс 9.05 сәгатьтә китәргә тиеш була, шулай ук Ухта, Мәскәү, Ростов-на-Дону һәм башка шәһәрләргә самолетлар тоткарлана. Тоткарланучылар арасында Казанга 16.20 һәм 17.00 сәгатьтә очып китүче рейслар да бар. Аэропортның идарәче компаниясе мәгълүматына таянып... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Менә ул бәхет» мюзиклын карарга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга «Менә ул бәхет» мюзиклы белән Яңа елны үткәрергә тәкъдим итте. Мюзиклның кадрларын Инстаграм битендә бастырып чыгарган. «Дуслар, Яңа ел кичендә ТНВ телеканалы мюзикл тәкьдим итә. Кызык булачак дип вәгьдә бирәләр. Карыйбызмы?» — дип язган ТР Президенты.

Мишустин: 2021 ел россиялеләрне тагын ныграк берләштерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Бу бәйрәм бөтен буынны берләштерә, шатлык, аралашу җылысы, яхшы кәеф бирә. Без аны аерым хисләр һәм өмет белән каршы алабыз, яхшы үзгәрешләр көтәбез», — дигән федераль Министрлар Кабинеты башлыгы телеграммада. Россиялеләр бергә теләсә нинди проблеманы җиңәчәкләренә ышанычларын ныгытты. «Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, яңа эшләр һәм башлангычлар өчен ачык. Читать дальше...

Россия Президенты алимент түләмәүчеләргә карата законга имза куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин алиментны тулы күләмдә түләмәгән өчен җаваплылыкка кагылышлы законнар пакетын имзалады. Закон буенча Җинаять кодексының «Балаларга яки эшкә яраксыз әти-әнисенә алимент түләмәгән өчен» маддәсенә төзәтмәләр кертелә. Аның буенча алимент түләмәүчегә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Хәзер бурычларын түләгән алиментчы җаваплылыктан азат ителәчәк. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Моннан тыш, Россия Административ... Читать дальше...



«Казан» гаилә үзәгендә һәм «Черек күл»дә Яңа елны каршы алырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Казанлыларны гаилә үзәге янындагы Үзәк чыршы һәм «Черек күл» паркында Яңа елны каршы алырга чакыралар. Концерт программасы иртәнге сәгать 3кә кадәр дәвам итәчәк. Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары ачык һавада Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел котлавын карый, бии һәм якыннары, дуслары белән бәйрәм могҗизасын бүлешә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Шәһәрнең Үзәк чыршысы янындагы сәхнәдә «Хитобои» һәм «Веселые Волгари» чыгыш ясый. Читать дальше...

Татарстанда автобус белән фура һәлакәтеннән соң, бер йөртүче хастаханәгә китерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сәгать сигез тирәсендә республиканың Алексеевск районында Юеш Көрнәле һәм Бутлеровка торак пунктлары арасында юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар сүзләренчә, фура белән автобус бәрелешкән. «Автобуста йөртүче генә булган, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән», — диде юл һәлакәте шаһитлары.

Гыйнварда Нальчиктан Казанга рейс ачарга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). 2022 елның гыйнварында Нальчик — Казан маршруты буенча сынау авиарейсын ачарга җыеналар. «Нальчиктан Казанга очыш 15 гыйнварда 12.00 сәгатьтә, ә Казаннан Нальчикка рейс 18 гыйнварда 15.10 сәгатькә планлаштырылган», — диде ТАССка «Нальчик» аэропорты вәкиле Ислам Шомахов Әгәр маршрутка ихтыяҗ булса, даими рейсны гамәлгә кую мөмкинлеген караячаклар, дип ачыклык кертте ул. Пассажирларга 50 кеше сыешлы Bombardier CRJ 100/200 самолетлары хезмәт күрсәтәчәк. Рейска билетлар сатыла башлады.

2022 елның гыйнварында «Әдәби марафон» үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

XVIII «Әдәби марафон» 2022 елның 1-21 гыйнварында үтәчәк. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча әсәрләр укырга һәм әлеге әсәрдән иң кызыклы өзекләрне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсендә #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән куярга кирәк. Проектның төп максаты — татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү. Читать дальше...

Соңгы өч айда Россиядә коронавирустан үлүчеләр аз булуы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлектә коронавирустан 912 кеше үлгән. Бу 5 октябрьдән алып бу иң минималь күрсәткеч. Россия буенча коронавирус йоктыруның барлыгы 20,6 мең яңа очрагы ачыкланган. Пандемия башланганнан алып 10,4 миллионнан артык кеше инфекция белән авырган. Узган тәүлектә Россиядә 40,7 меңгә якын кеше коронавирустан терелгән, барлыгы 9,4 миллион кеше авырган.

Россиянең «Конвасэл» яңа вакцинасы 2022 елның беренче яртысында теркәлерергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә җитештерелгән «Конвасэл» яңа вакцинасы 2022 елның беренче яртысы ахырына кадәр теркәлергә мөмкин. Без бу елның ахырына кадәр хисап бирергә планлаштырабыз. Әлбәттә, монда регулятор хәл итәчәк, төрле алымнар бар», — дип сөйләде Федераль медик-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова «Россия-24» каналына биргән интервьюда. Препаратны Санкт-Петербург вакцина һәм сывороткалар институты белгечләре эшләгән. Вакцинаны сынап карау бу елның июнендә тәмамланды ... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында яшәүче 16 яшьлек Евгенийга укулеле бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында яшәүче 16 яшьлек Евгенийның Яңа ел теләген үтәде. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче яшүсмер Яңа ел тылсымчысына гитараның укулеле төрен сорап мөрәҗәгать иткән. Евгений ничә ел буе укулеледа уйнарга өйрәнүен, ә бүгенге көнгә кадәр үз уен коралы булмавы турында сөйләгән. Бу турыда Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Фәрит Мөхәммәтшиннан бүләкне адресатка Кыш бабай булып киенгән Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев тапшырды. Читать дальше...

«КАМАЗ-мастер» экипажлары «Дакар-2022» ралли-рейдында катнашу өчен рөхсәт алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» экипажлары «Дакар-2022» ралли-рейдында катнашу өчен рөхсәт алды. Тикшерү алдыннан һәркем коронавируска тест бирде. «Тәҗрибәле катнашучылар өчен административ тикшерүләр гадәти хәл, алар сизелмичә дә узып китә. Яңа буын спорт машиналары КАМАЗ-435091 автомобильләре белгечләрдә кызыксыну уятты. Әлегә үзенчәлекле дизайнлы йөк машиналары матбугат чаралары вәкилләренең һәм җанатарларның игътибарын җәлеп итә», диелгән команда матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...

2022 елда Татарстанда социаль түләүләр индексацияләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2022 елның гыйнварыннан социаль характердагы барлык республика түләүләре 4 процентка индексацияләнә. Бу Татарстанда яшәүче якынча 600 мең кешегә кагыла. Татарстан Президенты инициативасы белән гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән берничә карар кабул ителде. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Пенсионерлар һәм... Читать дальше...

Равил Әхмәтшин ватандашларын Яңа ел бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ватандашларын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. «Узып баручы ел 2020 ел кебек үк гади булмады. Пандемия сынавын дәвам итте. Ул тормышның барлык өлкәләрендә чагылды, планнарны үзгәртте, безне сакланып яшәргә мәҗбүр итте. Әмма катлаулы бу ике ел бер-беребезгә сак карарга, күрешеп аралашу мөмкинлегенең кадерен, ышанычның һәм ярдәмнең кадерен белергә өйрәтте. Читать дальше...

Белгеч: Коронавирус белән авырган кешеләрдә онкология авырулары үсеш алырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авырган кешеләрдә онкология авыруы үсеш алырга мөмкин. Бу турыда Дәүләт Думасының сәламәтлек комитеты җитәкчесе урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Таьяна Соломатина сүзләренә сылтама белән Ura.ru хәбәр итә. Белгеч сүзләренчә, андый пациентларда яман шеш авыруы үпкәдә яки ашказаны-эчәк трактында үсеш алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости яза «COVID инфекциясе теге яки бу авыруны китереп чыгара торган ноктага әверелде», — Соломатина. Элегрәк... Читать дальше...


Музыкальные новости
Джиган

Младшая дочь Оксаны Самойловой и Джигана пошутила, что их сын приемный — как отреагировала звездная мама: «Чисто классика»





Персональные новости
Александр Шохин

Было бы сесть предложено // Александр Шохин с почестями принял на своем съезде Владимира Путина





«Татарстан» радиосы 2022 елны мәшһүр шәхесләргә багышланган тапшырулар белән башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татарстан» радиосы 2022 елны гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп үтүче шәхесләргә багышланган тапшырулар белән башлап җибәрә. «Яңа ел бәйрәме көннәрендә Татарстан радиосы эфирында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Зөлфәт, күренекле язучы Айдар Хәлим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинова иҗатларына зур игътибар биреләчәк», — дип хәбәр итә радиожурналист Раил Садретдинов. Читать дальше...

Путин Миңнехановны Яңа ел белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Аңа сәламәтлек һәм ышанычлы дуслар теләде. «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Яңа ел белән ихлас күңелдән котлауны кабул итегез. Бу барлык кешенең яраткан бәйрәме», — диде дәүләт башлыгы. Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов өчен яңа елның уңышлы булуын һәм аның янында һәрвакыт туганнары, тугры һәм ышанычлы дуслар булуын теләде. «Киләсе ел Сезнең өчен уңышлы булсын... Читать дальше...

Казанда ике баласы белән ана кеше ис газы белән агулангач, тикшерү башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Мулланур Вахитов урамындагы йортларның берсендә ике кызы белән ана кеше агуланган. Шул сәбәпле, Казанның Киров районы прокуратурасы тикшерү башлады. Бу хәл кичә кичке сәгать ун тирәсендә булган. 50 яшьлек хатын-кыз белән аның 12 һәм 8 яшьлек кызларын хастаханәгә китергәннәр. Табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Тикшерү вакытында газ чыгуы ачыкланмаган, ә йорт эчендәге газ җиһазлары төзек булган. «Бу йортка Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Максим Жолобов барган.

Россиядә Дача амнистиясе 2031 елның мартына кадәр озайтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә Дача амнистиясе 2031 елның 1 мартына кадәр озайтылды. Бу законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Алдагысы белән чагыштырганда, яңа срок биш елга арттырылды. Амнистия җир кишәрлекләренә, торак һәм бакча йортларына кагыла. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Документ буенча мирас буенча калган һәм җир кишәрлегеннән билгеләнмәгән вакытка кадәр куллануга рөхсәт булу милек хокукы дип таныла. Ягъни хуҗага милек хокукын алу өчен... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән тәбрик итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Бу бәйрәм, гадәттәгечә, безнең иң якты өметләребезне һәм могҗизалар көтүне, оптимизм һәм киләчәккә ышанычыбызны гәүдәләндерә. Без нәтиҗәләр ясыйбыз һәм яңа планнар корабыз. Узып баручы елда икътисадның уңышлы үсеше нәтиҗәсендә без мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашырдык... Читать дальше...

«Татарстан» радиосы үз тыңлаучыларына «Акбай һәм Тәмлетамак» циклын тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа ел ялларында «Татарстан» радиосы аша Туфан Миңнуллинның Акбай маҗараларын тыңларга мөмкин булачак. «Радиотыңлаучыларыбыз күңеленә хуш килерлек яңалык — Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның Камал театрында куелган „Акбай һәм Тәмлетамак“ циклыннан барлык 4 спектакль эфирга тапшырылачак», дип хәбәр итә радиожурналист Раил Садретдинов. «Күпме буын татар балалары Акбай маҗаралары белән тәрбияләнде. Быел без бу традицияне яңартып җибәрергә булдык. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ига Свёнтек

Свёнтек: я чувствую, что с каждым годом получаю всё большую поддержку


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Huawei представила IDS на 26-м Всемирном энергетическом конгрессе





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

«Это будет для вас сюрприз и фурор!»: Анастасия Волочкова взяла с собой на Мальдивы свадебное платье



Москва

Фантастический успех бухгалтера из Красногорска – она дважды выиграла по миллиону рублей в «Мечталлион»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net