Петербургта һава торышы начар булу сәбәпле, 30га якын рейс тоткарланган
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Һава торышы начар булу сәбәпле, «Пулково» аэропортында 30га якын самолет тоткарланган. Сайттагы мәгълүматларга караганда, аэропорттан 27 самолет китә алмый, кайберләре инде сигез сәгатьтән артык тоткарлана. Әйтик, Мурманскига рейс 9.05 сәгатьтә китәргә тиеш була, шулай ук Ухта, Мәскәү, Ростов-на-Дону һәм башка шәһәрләргә самолетлар тоткарлана. Тоткарланучылар арасында Казанга 16.20 һәм 17.00 сәгатьтә очып китүче рейслар да бар. Аэропортның идарәче компаниясе мәгълүматына таянып, ТАСС хәбәр иткәнчә, «хәзерге вакытта тоткарлыкларның төп сәбәпләре — начар һава шартлары».