Яшел Үзән сөт комбинаты Казанның «Колыбель» приютына Яңа ел бәйрәме бүләк итте
(Яшел Үзән, 22 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Комбинат приютка бәйрәмчә бизәлгән чыршы бүләк итте һәм бүләкләр тапшырды. Барлык әниләр дә косметика кибетенә сертификат, ә балалар — татлы бүләкләр алды. Кар кызы приютта чын бәйрәм үткәрде, уеннар, әйлән-бәйлән һәм шигырьләр сөйләделәр. «Колыбель» приютында авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызлар һәм сабыйлары булган аналар яши. Бүген әлеге бина 9 хатын-кыз һәм 19 балага кешечә яшәү мөмкинлеге бирә. Яшел Үзән сөт комбинаты даими нигездә приютка бу елның сентябреннән ярдәм күрсәтә башлады. Читать дальше...