Рөстәм Миңнеханов Иннополиста коворкинг ачты
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Иннополиста Россиядә һәм дөньяда беренче чынбарлыкны чагылдыра торган коворкинг тәкъдим иттеләр. Аны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Коворкингка килүчеләр телефонга махсус кушымта йөкли, электрон гид белән очраша һәм әлеге урынның өстенлекләре турында белә алачак. Бу хакта «Иннополис» МИЗ генераль директоры урынбасары Вадим Галиев сөйләде. «Коворкинг 154 урынга исәпләнгән. Ул тоташу модуле, „галактика“ һәм сфераның үзәк модуле өлкәсе зоналарына бүленгән. Читать дальше...