Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2021

Минтимер Шәймиевне сайлауга 30 ел тулу хөрмәтенә фотокүргәзмә ачылды

0
Минтимер Шәймиевне сайлауга 30 ел тулу хөрмәтенә фотокүргәзмә ачылды

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда «Адымнар» күп телле мәктәбендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бөтен халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә ачылды. 1991 елның 12 июнендә беренче Президент итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиев сайланды. Күргәзмәгә республиканың иң яңа тарихында — 1991-2010 елларда Минтимер Шәрип улы Шәймиев президент булган чордагы хәлиткеч вакыйгалар чагылдырылган фоторәсемнәр куелган: ТР Дәүләт суверенитеты турында декларация, Татарстанның яңа Конституциясен кабул итү, Казан шәһәренең меңьеллыгын бәйрәм итү һ.б. «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов күргәзмәнең Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее алдыннан оештырылганын искәртте. «Беренче Президентыбыз күп телле мәктәпләрне булдыруга, республиканың икътисад ягыннан үсешенә, милләтара дуслыкны булдыруга күп көчен кертте. Горурланып һәрберебез „мин татарстанлы“ дип ихластан әйтәбез. Республиканың казанышларын Минтимер Шәриповичсыз күз алдына китереп тә булмый», — дип сәламләде. ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп: «Минтимер Шәрипович сезгә бик күп сәламнәрен җиткерде, „әйбәт укысыннар“ диде. Сезнең турында һәрвакыт сораштырып, кайгыртып тора, аның ышанычын акларсыз дип уйлыйм», — диде. Ул күргәзмәнең 1991-2010 еллар вакыйгаларын үз эченә алганын искәртте. Киләчәктә Минтимер Шәймиевнең «Яңарыш» республика фонды эше кысаларында, Болгар һәм Зөяне торгызу, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексларына нигез салу эшчәнлеген чагылдырган фотосурәтләр белән күргәзмә тагын да киңәер дигән теләктә калды. Фотоларда, Татарстанның беренче Президенты командасында эшләп, республика үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне дә күрергә мөмкин. Күргәзмәгә фото һәм видео материаллар ТР Президенты матбугат хезмәте архивыннан алынган. Күргәзмәне «Татмедиа» Республика агентлыгы ТР Президенты Аппараты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты ярдәмендә оештырды.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о реализации программы реновации в районе Филевский Парк


Спорт в России и мире
Москва

Урок мастерства: Дацик уступил Тёрнеру в бою по правилам бокса раздельным решением судей


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Камилла Рахимова вышла в полуфинал турнира WTA-250 в Рабате


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Из гнезд в водоемы столицы: утиные выводки начали свою миграцию





Путин в России и мире
Москва

Активам прописали превентивные меры // Какое имущество США в России может быть изъято в качестве ответного шага


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Путин на встрече с Лукашенко в Минске пригласил его в Россию




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Политолог Бортник: Киев ждёт общий провал, если ВСУ останется без успехов до осени


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Comedy Club

«Жуки» возвращаются: телеканал ТНТ и Comedy Club Production объявляют о продолжении народного хита про трех айтишников в деревне



Москва

Жителям Подмосковья рассказали о лесопожарной обстановке в лесах на 25-27 мая

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net