Арчада республикада беренче тапкыр өстәмә белем бирү буенча ярышлар уза
(Арча, 1 декабрь, «Татар-информ», «Арча-информ» ). Бүген Арча педагогия көллияте базасында «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү» буенча Worldskills Чемпионатының төбәк этабы башланды. «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү» буенча ярышлар республикада беренче тапкыр үткәрелә. «Әлеге юнәлешне үстерү буенча без беренче адымнарны ясыйбыз», — дип белдерде ярышларны ачу тантанасында Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова. Шулай ук ярышларда катнашучыларны Көньяк Сахалин шәһәреннән килгән эксперт Александр Дзюма сәламләде. Читать дальше...