Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2021

Новости за 05.12.2021

Алексеевск ЗАГСында йөзенче пар теркәлде

Tatar-inform.tatar 

(Алексеевск, 5 декабрь, «Татар-информ», «Таң» ). Алексеевск ЗАГСында Ольга белән Юрий Морозовларның никахларын йөзенче итеп теркәделәр. Яшь пар өчен бу көтелмәгән яңалык дулкынландыргыч булды. Яңа гына ир һәм хатын булган яшьләр мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп, борынгы матур гадәт буенча балдаклар белән алмаштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Галина Бакеева әлеге матур парны гаилә корулары белән котлады һәм нык мәхәббәт, озын бәхетле тормыш теләп истәлекле бүләк тапшырды.

Әлки районында яңа елга иң матур бизәлгән йорт-бина буенча конкурс игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 5 декабрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). Яңа ел алдыннан өйләрне, бина-урамнарны купшы итеп бизәү гадәткә керде. Шул уңайдан шәхси йортлар һәм район оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләр арасында традицион бәйрәм алды конкурсы игълан ителде. Быел Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты беренчеләрдән булып районның Төп Чыршысын бизәп куйды. Әлкилеләр дә, Яңа елны ашыктыргандай, тәрәзәләргә төрле яктырткычлар куя башладылар. Башкалар да әлеге өлгер кешеләрдән үрнәк алсын... Читать дальше...

Түбән Кама иң яхшы моношәһәрләр унлыгына керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Моношәһәрләрне үстерү фонды 2020 ел нәтиҗәләрен билгеләде. Матбугат конференциясендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм Түбән Каманың элеккеге мэры Айдар Метшин катнашты. Иң яхшы ун шәһәр исемлегенә узган ел социаль-икътисади үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәткән шәһәрләр керде. Алар арасында Түбән Кама да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Зур рәхмәт! Нигез салынган традицияләрне дәвам итәчәгебезгә һәм яхшы... Читать дальше...



Минзәлә көллиятендә «Әдәби табышмак» республика бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Минзәлә, 5 декабрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» , Дифиза Нуриева). М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм студентлар арасында «Әдәби табышмак» дип аталган республика бәйгесе узды. Педагогия көллияте белән бергә бер укытучы һәм ике студенттан торган биш команда үзара көч сынашты. Бәйгене Казан федераль университетының Алабуга институты татар филология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде. Читать дальше...

Россиядә дүртенче атна рәттән ковид белән авыручылар саны кими

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә дүртенче атна рәттән коронавирус белән авыручылар саны кими. Соңгы җиде көндә авыручылар аннан алдагы атна белән чагыштырганда 3,3 процентка азрак булган дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Узган тәүлектә барлыгы 32 602 кеше коронавирус белән авырган. 30,5 мең кеше дәваланып беткән, 1,2 мең үлем очрагы теркәлгән. Россия төбәкләрендә коронавируска каршы прививка кампаниясе актив бара. Россия Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә Президент Владимир Путин эпидемиянең... Читать дальше...

Югра имамы мәктәп укучыларына тәмәке тартуның хәрам булуын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Ханты-Мансийск-Югра автономияле округы Диния нәзарәте вәкиле, Белый Яр бистәсе имамы урынбасары Гаджияв хәзрәт Гаджиев үсеп килүче буынга тәмәке тартуның диндә гөнаһ булып саналуы турында сөйләде. Ул бистәнең 3 нче мәктәбендә 8, 9, 10 класс укучылары белән очрашты. Россия мөселманнары Диния җыенының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзрәт укучылар белән Тәмәке тартудан баш тарту көне уңаеннан әңгәмә уздырган. «Әлеге социаль явызлыкка карата ныклы көрәш алып барылса да... Читать дальше...

«Ихлас. Балкыш» тапшыруында Башкортстанда яшәүче татарлар турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, «Ихлас. Балкыш» тапшыруында катнашты. Тапшыруның алып баручысы — Уфадагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов. Биредә Башкортстанда яшәүче татарларның эшчәнлеге, киләчәккә планнар хакында фикер алыштылар, 2021 елга йомгак ясалды.  Шулай ук Васил Шәйхразыев «Татарлар: гамәл стратегиясе» документы... Читать дальше...

«Спутник V» прививкасын ясатучылар киләсе елда Согуд Гарәбстанына хаҗга бара алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасын ясаткан кешеләр 2022 елның гыйнварыннан Согуд Гарәбстанына бара алачак. Әлеге карарны Корольлектә кабул иткәннәр. Согуд Гарәбстаны «Спутник V» вакцинасын ясаткан кешеләр килә ала торган 102 дәүләт исемлегенә керде, дип яза РИА Новости. «1 гыйнвардан „Спутник V“ вакцинасының ике компонентын ясаткан кешеләргә Согуд Гарәбстанына кыска вакытлы сәфәргә, аерым алганда хаҗ һәм гомрә кылырга килергә рөхсәт ителә», — диелә Согуд Гарәбстанының Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтындагы хәбәрдә.



Марсель Галиевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан «Көзге моң» дип аталган кичә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 13 декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевкә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.  «Көзге моң» дип аталган әдәби-музыкаль кичә 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Татарстан Язучылар берлегенең инстаграмдагы аккаунтында.

Иркутск шәһәрендә яңа Җәмигъ мәчете төзү өчен җир бүлеп бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Байкал мөфтияте Иркутск шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзү өчен бер гектар җир алды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, Ярославский урамындагы җирне шәһәр администрациясе бүлеп биргән. «Җәмигъ мәчете һәм мәдрәсә, шулай ук өстәмә корылмалар төзүне планлаштырабыз. Әлегә проект әзерләнә, җир кишәрлеген вакытлыча агач койма белән әйләндереп алдык һәм сәдака җыюны башладык. Эшмәкәрләрләрнең һәм оешмаларның ярдәменә өметләнәбез», — диде «Байкал мөфтияте» оешмасы мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев. Читать дальше...

Казанда автоинспекторларның таләбен үтәмәгән «Лада» машинасын куып йөргәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре «Лада» автомобилен туктатырга тырыша, әмма йөртүче тәртип сакчыларының таләпләрен үтәми һәм качарга омтыла. Берничә ЮХИДИ экипажы белән озаклап куганнан соң, хокук бозучыны Имәнлек урамында тоталар. Егетне «Сафиуллин» полиция бүлегенә алып китәләр. «Лада» йөртүчесе 21 яшьлек егет булып чыга. Полиция хезмәткәренә буйсынмаган, кызыл утка чыккан һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен аңа беркетмә төзиләр. Әлеге... Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның 232 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда 232 кеше коронавирус йоктырган. Аларның берсе вирусны республикадан читтә эләктергән, ә калганнары аралашу юлы белән йоктырган. «73 пациент хастаханәдә, 159 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында. Казанда ковидның 117, Чаллыда 16 очрагы теркәлгән. Районнар арасында антирейтинг башында Яшел Үзән тора — монда 39 кеше вирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 39 226 кеше әлеге чир белән авырган... Читать дальше...

Башкортстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтулары ихтимал

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда мәктәп укучылары арасында авыручылар күп булган очракта кышкы каникулны бер атнага озайтырга мөмкиннәр. Бу турыда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров РИА Новостига сөйләгән. «Хәзер грипп сезоны башлана, әгәр укучылар авырый икән, каникулны бер атнага озайтырга мөмкинбез. Көзге каникулда шулай эшләдек инде, бу бик уңай нәтиҗә бирә», — ди Хәбиров. Төбәктә коронавирус чикләүләрен катгыйландыру яки Яңа ел алдыннан локдаун кертү мөмкинлеге турында сорауга... Читать дальше...

Пенсия фонды офисларның читтән торып эшли башлавы турында хәбәрне кире какты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте фондның территориаль офисларының читтән торып эшләү режимына күчүе һәм бары тик алдан язылу буенча гына кабул итүе турындагы хәбәрләрен кире какты. «Россия Пенсия фонды территориаль офисларының читтән торып эшләү режимына күчүе һәм бары тик алдан язылу буенча гына кабул итүе турында матбугатта таралган дөрес булмаган хәбәрләрен кире кага. Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләре стандарт режимда эшләүне һәм гражданнарны алдан язылу буенча да... Читать дальше...

Татарстан студентлары яхшы укыган өчен транспорт гранты алырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Транспорт гранты — 2021» республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә. Студентлар транспорт чыгымнарына тоту өчен акча ота ала. «Бәйгедә катнашу өчен көндезге бүлектә укучы булырга һәм «бик яхшы» билгеләренә укучы, фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади яки спорт эшчәнлекләрендә активлык күрсәткән, академик бурычлары булмаган укучы» категорияләренә туры килергә кирәк», — дип аңлата оештыручылар. Гаризаны 2021 елның 6 декабренә кадәр сайтта бирергә була. Читать дальше...

Римма Ратникова: «Бердәм Россия» партиясенә яшьләрнең күпләп килүен күрәбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). «Бердәм Россия» партиясе үзенең кадрлар составын яңарту өчен нәтиҗәле механизм куллана. Ул эшчәнлектә өлкән буынның тәҗрибәсен һәм мәсьәләләрне хәл итүдә яшьләрнең яңа карашын берләштерә. «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе рәисе урынбасары, республиканың Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова әйткәнчә, үзенең 20 еллыгында «Бердәм Россия» партиясе составын яңартуга йөз тотуын дәвам итә. Читать дальше...

Бүген Татарстандагы үзбәк яшьләре «Минем Үзбәкстан» квизына чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының үзбәк милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге «Минем Үзбәкстан» дип аталган квиз оештыра. «Безнең ватаныбызның мәдәнияте бай һәм күпкырлы! Без уйлап та карамаган бик күп фактлар бар», — дип сөйләде оештыручылар. Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр иткәнчә, квизда катнашу өчен биш кешелек команда тупларга һәм сылтама аша теркәлергә кирәк. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырачаклар. Әлеге чара 8 декабрьдә уздырыла торган... Читать дальше...

Ульяновск өлкәсендә беренче тапкыр «Ягез әле, бабайлар!» фестивале булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Р. Нигъмәтленең Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә беренче тапкыр «Ягез әле, бабайлар!» дип исемләнгән өлкә фестиваль-конкурсы турында язмасы чыкты. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы тырышлыгы белән оештырылган бәйгедә Карсун, Яңа Малыклы, Иске Кулаткы районнары һәм Ульяновск шәһәре вәкилләре үзләренең иҗади һәм аш-су әзерләү осталыкларын, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Кырымның Черноморский бистәсендә үзәк мәчет төзелеш дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Крым республикасының Черноморский бистәсендә үзәк мәчет төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре Диния нәзарәте контрольдә тота. Россия мөселманнарының Диния Нәзарәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта мәчет территориясендә тротуар түшиләр, агач массивтан ишек куелган, бина тирәли коймалар урнаштырылган. Мәчетнең фасадын плитка белән бизү төгәлләнеп килә, мәчет янындагы торган юлларга асфальт салынган. Черноморской районының... Читать дальше...


Музыкальные новости
Игорь Бутман

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне





Персональные новости
Кубок

Хоккейный турнир за Кубок Каменского стартовал в Воскресенске





Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясен халыкның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»нең XX съездында Владимир Путин партияне халыкның проблемаларын хәл итәргә юнәлдерде. «Безнең кешеләргә биргән һәр сүзебез гамәлгә әверелергә, ә ирешелгән нәтиҗә тормышны яхшыга үзгәртергә тиеш», — дип мөрәҗәгать итте ул «Бердәм Россия» партиясе әгъзаларына. Дәүләт башлыгы белдергәнчә, сайлаулардан соң «Бердәм Россия» куелган максатларын шундук үтәргә кереште. «Бу җаваплылыкны, сәяси көчнең өлгергәнлеген аңлата, шуңа күрә кешеләргә биргән һәр сүзебез чын гамәлгә әйләнергә тиеш», — диде ул. Читать дальше...

Иркутск өлкәсенең Чунский бистәсендә намаз бүлмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсенең Чунский бистәсендә намаз бүлмәсе ачытылар. Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, чарада Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев, Иркутск өлкәсе Диния нәзарәтенең «Чунский районы мөселманнары оешмасы» рәисе Финдия Дәүләтхуҗина, Яңа Чунский авылы башлыгы Минизаит Зәйнуллин, җирле администрация вәкилләре, Братск шәһәре мөселманнары, мәчеткә йөрүчеләр катнашты. Чара Коръән уку белән башланып китте. Мөфти әйткәнчә, мәчетләр — Аллаһ йорты һәм аңа табыну өчен билгеләнгән. Читать дальше...

«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы составының яртысыннан артыгын яңартканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә «Бердәм Россия» партиясенең 20 съездында сәяси партиянең Генераль советы Президиумының 50 проценттан күбрәге яңартылган. «Бердәм Россия» партиясенең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, җитәкче орган составына 170 кеше кергән. Аңа Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова, Дагыстан башлыгы Сергей Меликов һәм сенатор Инна Святенко кушылган. Читать дальше...

М7 трассасында фура белән җиңел машина бәрелешкән, бер шофер һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Минзәлә районының Степановка авылы янында М7 трассасында кичә кичке тугызлар тирәсендә Deawoo җиңел машинасы белән фура бәрелешкән. «Бер шофер урында ук һәлак булды, икенчесен ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр», — дип хәбәр итте авария шаһитлары.

Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын тугыз кеше — биш хатын-кыз һәм дүрт ир-ат коронавирустан вафат булган. «Татарстанда коронавирустан тугыз үлем очрагы теркәлде», — дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында. 1936, 1942, 1939 һәм 1929 елгы хатын-кызлар, 1935, 1947, 1943 һәм 1982 елгы ир-атлар ковидтан үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомия экспертизасы ярдәмендә ачыкланды.Вирус идентификацияләнде», — диделәр министрлыкта. 2021 елның 4 декабренә Татарстанда... Читать дальше...

Татарстан «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан яр буйларын чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясе йомгаклары буенча беренче урынны алды. Әлеге акция «Экология» илкүләм проекты кысаларында уздырылды, дип хәбәр итә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте. «Безнең экология акцияләре битараф булмаган кешеләрне елдан-ел күбрәк җыя. Шунысы да мөһим, яшьләр ешрак килә һәм үз ярдәмнәрен тәкъдим итә. Шуңа күрә без мондый инициативаларга булышуны дәвам итәбез... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Вольфганг Амадей Моцарт

Моцарт в рок-формате: ставропольские музыканты представили свою версию известного мюзикла



Москва

Сотрудница театра лишились почти 400 тысяч рублей, спасая деньги от мошенников

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net