Самара өлкәсендә «аулак өй»гә җыелдылар
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә «Ялкынлы яшьлек» ансамбле «Заманча аулак өй» уздырды. Залга керү белән күңелләребезне татар моңы биләп алды. Ә пәрдә ачылып киткәч, үзебезне чынлап та «аулак өй» дә кебек хис итә башладык. Декорацияләр бигрәк тә килешле: сәхнәнең бер өлешендә авыл өенең тышкы күренеше — алмагач бакчасы, куаклар, чәчәкләргә үрелгән койма һәм күпер. Икенче өлешендә өйнең эчке өлеше — ак пәрдәле тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк ата, стенага чигешләр эленгән, ак ашъяулык җәелгән өстәлдә самавыр... Читать дальше...