Кама Тамагында көрәш милли спорт төрен үстерү турында фикер алыштылар
(Кама Тамагы, 4 декабрь, «Татар-информ», « Идел таңнары »). Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров белән очрашты. Очрашуда Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә көрәш спортының милли төрен үстерү буенча киләчәккә планнар каралды.
Анда шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Спорт мәктәбе» МБУ директоры Эльвира Ильина һәм билбау көрәше тренеры Әүхәт Мөхәммәдиев катнашты.