Дәүләт Думасы шәхси транспорт өчен мәҗбүри техник тикшерү узуны гамәлдән чыгарды
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Шәхси максатларда кулланыла торган җиңел автомобильләрне һәм мототранспорт чараларын мәҗбүри даими техник карау гамәлдән чыкты. Бүген Дәүләт Думасы өченче һәм соңгы укылышта шул турыда закон проектын кабул итте.
ТАСС хәбәр иткәнчә, мәҗбүри процедурадан гражданнарның бары тик үз ихтыяҗлары өчен генә кулланыла торган җиңел автомобильләр һәм мотоцикллар азат ителәчәк. Шул ук вакытта техосмотр такси һәм пассажирлар йөртү өчен кулланыла торган башка транспорт өчен, шулай ук хезмәт максатларында кулланыла торган шәхси автотранспорт өчен мәҗбүри булып калачак.
Моннан тыш, процедураны элеккечә дүрт елдан артык файдаланылган автомобильне һәм мотоциклны сатканда, теркәгәндә узарга туры киләчәк. Ул машина конструкциясен үзгәргәткәндә дә кирәк булачак.
Яңалыкта Россия законнарында һәм Евразия икътисад берлеге актларында каралган очраклардан тыш, шәхси автотранспорт техник карау узарга тиеш түгеллеге турында әйтелә.
Машина йөртүченең диагностика картасы булса, ЮХИДИ хезмәткәрләре техосмотр үткәрүне таләп итә алмаячак. Транспортның юл хәрәкәте куркынычсызлыгына янаучы техник төзексезлеге очраклары искәрмә булып калачак.
Шул ук вакытта шәхси транспорт хуҗаларына диагностика картасы булмаган өчен штраф салынмаячак. Гомумән алганда, закон якынча 50 млн транспорт чарасына кагылачак.
Мәҗбүри техник тикшерүне гамәлдән чыгару турындагы закон проекты Дәүләт Думасына быелның 14 сентябрендә кертелде. Кайбер искәрмәләр булуга карамастан, Россия хөкүмәте аны хуплады.