Татарстан Премьер-министры «Татспиртпром»ның Директорлар советы утырышын үткәрде
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры, Директорлар советы рәисе Алексей Песошин җитәкчелегендә «Татспиртпром» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
«Татспиртпром» җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта катнашучыларга предприятиенең 9 айда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре тәкъдим ителде һәм 2021 елның якынча нәтиҗә ясадылар. Шулай ук 2022 елга компаниянең керем һәм чыгым бюджетын раслауга тәкъдим иттеләр.
Утырышта «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Руслан Максудов һәм урынбасарлары катнашты. Катнашучылар капиталь төзелеш планнары, җитештерү программасы, «Татспиртпром» җәмгыяте производстволарын төп чимал белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышты.