Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2021

Самара татарлары биюче Сабир Мөхәммәтҗанов белән горурлана

0
Самара татарлары биюче Сабир Мөхәммәтҗанов белән горурлана

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Тәпи йөри башлаганчы ук бии иде» дигән язмасы чыкты. 28 ноябрьдә Беренче ка­нал эфирында чыгып килүче «Лучше всех» тапшыруында спорт биючеләре — Самара йолдызлары Сабир Мөхәм­мәтҗанов һәм Лиза Ше­реметьева кат­наш­ты­лар. Миллионлаган телевизор ка­раучыларны таң калдырган татар малае Сабир белән «Бердәмлек» укучыларын якын­нанрак таныштырырбыз. Сабирның әнисе Лилия Мөхәммәтҗанова Самарада туган, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, башта Самараның дәүләт икътисад академиясендә, аннан магистратурада, аспирантурада укыган, диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты, доцент дәрәҗәсен алган. Дүрт бала анасы хәзерге вакытта тагын декрет ялында, бәби көтә. Малайның әтисе Рәшит Мө­хәм­мәт­җа­нов та Самара егете, Самара дәүләт икътисад академиясен тәмамлаганнан бирле Себер якларында газ­үт­кәр­гечләр төзү белән шө­гыль­лә­нә. — Сабирның Латин америкасы биюләре белән шөгыльләнә башлавы очраклы хәл түгел. Лилия дә бит кечкенәдән би­ергә ярата иде. Бию мәк­тәбенә аны бабасы — минем әтием Фоат йөртте. Ул үзе дә искиткеч оста биюче иде, оныгының да биюче булуын теләгән иде, әмма, кызганычка, хыялы тормышка ашмады…  — дип сөйли Сабирның әбисе Ләйлә ханым.  — Лилия үзенең балачак хыялын улы аша тормышка ашырды. Киявебез Рәшит тә улының бию белән шөгыльләнүенә шат. Сабирның әле берничә айлык чагында ук, музыка тавышы ишеткәч, җанланып китүенә игътибар иттек. Тәпи йөри башлагач та, ошаган көйне кат-кат кабыздырып, сәгатьләр буе бии иде,  — дип елмая әбисе. Сабирның әби-бабалары турында язмыйча булмый монда. Чөнки нәкъ менә алар оныкларын бию мәктәбенә, бәйгеләргә йөртәләр, башка мәшәкатьләрне дә үз өсләренә алалар. Лилиянең әти-әнисе Самарада яши. Хәлил Сәгыйть улы тумышы буенча Оренбург өлкәсеннән, Самарага укырга килгән һәм шунда калган. Ләйлә ханым исә Самарада туып-үскән, Куйбышевның инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Алар 40 елдан артык гомерләрен газ­үт­кәргечләр төзүгә багышлаганнар, хөкүмәт бүләкләренә һәм «Россиянең хезмәт ветераны» исеменә лаек булганнар. Ә Рәшитнең әтисе — Мин­сәгыйть Минегата улы Нурлаттан, ә әнисе Хәдичә Нур­мөхәммәт кызы — Туплидан. — Хәзерге вакытта барыбыз да лаеклы ялда һәм буш вакытыбызны балаларыбызга, онык­ларыбызга багышлар­га тырышабыз. Өч балабыз һәм сигез оныгыбыз бар. Һәр­берсе үзенчә сәләтле, талантлы, яраткан эше белән шөгыльләнә,  — ди Ләйлә Фоатовна. Сабирга 4 яшь тулгач, малай «СКА» спорт клубының бию классына йөри башлый. Тренер шунда ук малайның искиткеч пластикасын күреп ала һәм бию белән ныклап шө­гыльләнергә тәкъдим итә. Шул көннән башлап Сабирның яшәү рәвеше нык үзгәрә, спорт ритмындагы яңа тормыш башлана. Беренче вакытларда төп авырлык, әлбәттә, ата-ана җил­кәсенә төшә. Яңгырмы, кар-буранмы, ял көннәреме бер генә дәресне дә калдырмас­ка тырышалар. Алар Сабир­ны эштән соң тренировкалар­га йөртәләр. Өйгә кайткач та, бө­тен хәрәкәтләрне дә ка­бат­лап, кирәкле нәтиҗәгә ире­шә­ләр. — Әмма тренировкалар без уйлаганнан да катлаулырак бу­лып чыкты. Бу сиңа бию ге­нә түгел, бер хәрәкәтне йөз­лә­гән тапкыр кабатларга кирәк икән. Беренче елда Сабир белән күп сөйләшергә, хәтта тренировкага алып бару өчен үгетләргә дә туры килә иде. Бию мәктәбен таш­лап, футбол белән шө­гыль­ләнергә теләгән чоры да булып алды. Әмма без аның сәләтен үстерү өчен бөтен гаиләбез бе­лән тырыштык һәм нәтиҗәсе көт­термәде. Оныгыбыз уңыш яу­лаган иң беренче зур бәйге Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» үзәгендә узган чемпионат финалында булды. Сабирның бәхете чиксез иде! Бу мизгел аның өчен иң якты тәэсир булгандыр. Нәкъ менә шул вакытта бала күңелендә биюгә чын мәхәббәт, ме­дальләр һәм кубокларга омтылыш уянды,  — дип искә ала әңгәмәдәшем Ләйлә ханым. Бию спорты бе­лән шө­гыльләнү Са­бир тормышына җитди үзгәрешләр кертә: көн саен берничә сәгать дәвам ит­кән тренировкалар, семинарлар, җыеннар… Турнирлар гимназиядә уку белән аралашып бара. Бармый калган дәресләрне дә, һичшиксез, үз­ләштерергә кирәк. Шуңа кү­рә самолетта һәм поездда, кунак­ханәдә һәм чыгышлар ара­сында әзерләнергә туры килә. Спорт Сабирны вакыттан дөрес файдаланырга өйрәткән. Моннан тыш, ул бик теләп шахмат, бильярд уйный, бик яхшы йөзә һәм биек таулардан сноубордта шуарга ярата. Хәзер бию аңа зур ләззәт бирә. Шуңа күрә Сабир даими рәвештә Европа һәм Россия чемпионнары үткәрә торган бер генә семинарны да калдырмас­ка тырыша. Җәйге каникуллар вакытында узган җыеннарда күп очракта көннәр буе биергә туры килә. Диңгез буендагы ялны да гаилә Сочида уздырылган җәйге җыеннарга, семинарларга туры китереп планлаштыра. Чөнки нәкъ шунда гына чемпионнар белән аралашу, яңа хәрәкәтләр өйрәнү мөмкинлеге туа. Ел дәвамында Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Сочи, Волгоград, Чи­ләбе, Ижау, Чабаксар кебек шәһәрләрдә халыкара, бөтен­рос­сия һәм региональ турнирлар үткәрелә. Спорт карьерасы таңында ул Мәскәүдә узган «Russian Open» дип аталган иң зур халыкара турнирында катнашып, финалга чыга. Бу уңыш алга атларга мөмкинлек бирә. — Оныгыбызның Сочида уз­ган зур халыкара турнирда чыгыш ясавы, Мәскәүдә Ирина Винер-Усманованың гимнастика сараенда узган халыкара турнирда катнашуы безнең күңелләрдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «Крокус Сити Холл» халыкара телевизион яшьләр үзәгендә ФТСАРР турнирында катнашу да бик дулкынландыргыч булган иде. Сабир үзенә карата бик таләпчән булып чыкты. Хәтта приз­лы урыннар яулаганда да, ул еш кына үзенең чыгышыннан канәгать түгел, тагын да яхшырак чыгыш ясый ала идем, дип көрсенә. Тренерының фикере һәм бәяләве аның өчен бик мөһим,  — дип сөйли Ләйлә әбисе. Бүгенге көндә Сабирның копилкасында 120 медаль бар. 75 — алтын, 30 — көмеш, 15 — бронза медаль. Узып баручы 2021 елда Сабир тормышында бик күп әһәмиятле вакыйгалар булган. Мәсәлән, бал биюләре буенча I олылар разряды бирелгән. Бу искиткеч зур уңыш, чөнки аңа бары тик 12 яшь кенә. Сабир «Гран-при-2021» рейтингы унлыгына кергән Идел буе чемпионы да. «Лучше всех» тапшыруында катнашу да — зур дәрәҗә. Бу уңышларның барысы да тырышлык, максатчанлык, үҗәтлек һәм иң алдынгы булу теләге нәтиҗәсендә ирешелгән. Хәзер Сабирның максаты — бал биюләре буенча Россия чемпионы булу. Ә үсеп җиткәч, үзе балаларны биергә өйрәтергә тели. Сүз уңаеннан, аның бүген үк «В» осталык классы бар. Әмма әлегә аңа укытучы булырга иртәрәк.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро


Спорт в России и мире
Москва

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошла Премия Green Awards 23/24, которая объединила более 250 ведущих компаний и экспертов в ЗОЖ/ЭКО индустрии, инфлюенсеров





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о господдержке многодетных семей


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Блинкен и Зеленский обсудят ситуацию на фронте и обязательства США


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Comedy Club

«Ждёт нового Мартиросяна». Гарик Мартиросян прокомментировал беременность Анны Хилькевич в Comedy Club на ТНТ



Москва

Специалисты Мособлимущества посетили 10 тыс садоводов на майских праздниках

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net