Чувашиянең Шыгырдан бистәсендә Татарстанның Шәле авылы имамы белән очрашу булды
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Чувашиянең Шыгырдан бистәсе «Мөслимә» мәчетендә Татарстандагы Питрәч районы Шәле авылы имамы Тимур Латыйпов белән очрашу узды. Тимур хәзрәт Латыйпов 2021 елда Татарстан Республикасының иң яхшы ел имамы исеменә үткәрелгән конкурста өченче урынны алган иде.
Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителгәнчә, дин тотучылар белән әңгәмә барышында Тимур Латыйпов ислам нигезләрен кече яшьтән үк укытуның мөһимлеге турында сөйләде. Нәкъ менә шул яшьтә бала дөньяны танып, тормыш турында күзаллауларын формалаштыра. Шуңа күрә яшь мөселманнарга Аллаһ турында сөйләү мөһим, диде ул.
Тимур хәзрәт шулай ук ислам нигезләрен өйрәткәндә уен аша яки ирекле иҗади формада дәресләр үткәрергә кирәклеген искәртте. Хәзрәт балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты, үзенең иҗади эшләнмәләре турында сөйләде.
Чувашия Республикасы Диния нәзарәте Тимур хәзрәт Латыйповка балалар тәрбиясендә тәҗрибә уртаклашуы һәм үсеп килүче буынга ислам нигезләрен җиткерүгә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.