Татарстанда Кама елгасында боз астына төшеп киткән өч балыкчыны коткарганнар
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндез 112 бердәм номерына Кама елгасында, Әгерҗе районының Красный Бор авылы янында кар автомобиленә утырган өч балыкчының боз астына төшеп китүе хакында хәбәр килде. Коткаручылар урынга һава мендәрендәге суднода юл тоткан. Бу вакытта ир-атлар боз астыннан чыккан була һәм ярдәм килгәнен көтә. 37, 47 һәм 58 яшьлек балыкчыларны Красный Бор авылына озаталар. Балыкчыларга медицина ярдәменең кирәге чыкмый, хәзер әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.