Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 20 декабрь, «татар-информ»). Татарстанда тагын җиде кеше коронавирус корбаны булган — өч ир-ат һәм дүрт хатын-кыз. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Covid-19дан 1933, 1937 һәм 1960 елларда туган ир-атлар, 1947, 1949, 1964 һәм 1965 елларда туган хатын-кызлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта. Шулай итеп, 2021 елның 20 декабренә Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1384 гә җиткән.