Бөгелмәдә кечкенә бала һәм хатын-кыз газ белән агуланган
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмә хастаханәсенә газ белән агуланган 42 яшьлек хатын-кыз һәм аның 4 яшьлек улы китерелгән.
Вакыйга урынына шәһәр прокуратурасы вәкиле Евгений Моршед килде, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га.
Күзәтчелек ведомствосы белгечләр белән берлектә фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук газ җиһазларын кулланган вакытта куркынычсызлык таләпләренең ничек үтәлүен тикшерәчәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта, прокурорлар тиешле чаралар күрергә ышандыра.