Рөстәм Миңнеханов Казанда «Урам» экстрим-паркының ябык өлешендә булды
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ » , Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Казанда «Урам» экстрим-паркының ябык өлешендә булды, анда бүген урам мәдәнияте фестивале старт алды. Ул спорт корылмаларын карады, яшьләр белән аралашты, шулай ук BMX-шоуда булды. Фестиваль экстремаль спорт төрләре, заманча иҗат һәм урам сәнгате вәкилләрен бер мәйданда берләштерәчәк. Ике көн дәвамында экстрим-паркта ВМХ, самокат, паркур, скейтборд һәм фингерборд буенча ярышлар, урам мәдәнияте өлкәсендә белем бирү лекцияләре һәм мастер-класслар, профессиональ райдерлар шоуы, бию перформансын күрсәтү, брейкинг буенча Урал Кубогы, концерт узачак. «Бүген яшьләр өчен зур бәйрәм. Безнең экстрим-паркның ябык өлешендәге төрле мәйданчыкларда урам берләшмәләре өчен кызыклы булган күп чаралар узачак: контестлар, ярышлар, иҗади тәкъдимнәр һәм башкалар», — дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов. Ул хәбәр иткәнчә, фестивальне паркның рәсми ачылышын ябык паркны ачу дип санарга мөмкин, һәм хәзер Казан экстрим-паркы Европада иң эре шундый парк булды. Татарстан Президентына бию классларын, экологик маркетны, дөньяда түбә астындагы беренче бетон боулны, шулай ук «Урам» экстрим-паркының ябык өлешендә булган башка уникаль залларны күрсәттеләр. Ахырда Рөстәм Миңнеханов урам бию коллективлары һәм экстрималлар спортчылары катнашында мультемидия тамашасын карады. «Искиткеч фестиваль, монда шулкадәр күп яшь кешеләр җыелуына бик шат. Без бик шәп ут тамашасы уздырдык, минем андыйны күргән юк иде әле. Барысы да бик матур һәм искиткеч»,-дип билгеләп үтте Казаннан BMX-райдер, Токиода Олимпия уеннарында катнашучы Ирек Ризаев. Фестиваль 18 һәм 19 декабрьдә «Урам» паркында узачак. Анда урам мәдәнияте белән бәйле төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар һәм лекцияләр, шулай ук киберспорт һәм паркур буенча ярышлар узачак. Фестивальгә керү ирекле, әмма QR-код сорала. Ике көн эчендә чарага 1000ләп кеше килер дип көтелә. Чарада шулай ук Россия Федерациясенең 7 субъектыннан: Самара, Калининград, Чиләбе өлкәләреннән, Краснодар һәм Красноярск крайларыннан, шулай ук Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән 15 вәкил катнашачак.