Ятим балаларга биреләчәк 451 торак Татарстан милке итеп теркәлгән
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Ятим балаларга торак бирү буенча агымдагы вазгыять турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2021 елда, план буенча, 22 муниципаль берәмлек ятим балаларга биреләчәк 636 торак белән тәэмин ителергә тиеш булган. Шуның 451е республика милке итеп теркәлгән, 185 торак сатып алу стадиясендә, дип хәбәр итте Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.
Аның сүзләренә караганда, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2013-2020 елларда республика милкенә 2 727 торак бина сатып алган. ТР Президенты йөкләмәсе буенча, 2020 елдан сатып алына торган торак урыннар саны ел саен 600 фатирга кадәр арткан.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыкларының уртак боерыгы белән ведомствоара махсус комиссия төзелгән. Ул ятим балалар өчен республика торак фондыннан файдалануны һәм аларның сакланышын контрольдә тоту белән шөгыльләнә, дип искәртте министр.