Түбән Камада шәһәр маршрутларына автобус йөртүчеләр һәм кондукторлар кирәк
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада яңа модель ПАЗ Вектор автобусларына D категорияле машина йөртүчеләр таләп ителә. Эш бирүче тулы социаль пакет һәм рәсми рәвештә эшкә урнашу вәгъдә итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Машина йөртүчеләрнең хезмәт хакы — 50 мең сумнан, кондукторларның хезмәт хакы 28 мең сумнан башлана. Белешмә өчен телефоннар: 8 8555- 43-07-17; 8-917-874-80-81. Электрон почта: mku.cdop@yandex.ru