Татарстан аграрийлары 4,6 меңнән артык сумга яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанның агросәнәгать комплексында актив техник модернизация алып барылды.Хөкүмәт Йортында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шимбә киңәшмәсендә шул хакта сөйләде.
Хуҗалыклар 13,6 млрд сумнан артык суммага 4,6 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланма сатып алган. Алар арасында 508 трактор, 328 ашлык җыю комбайны, 80 азык җыю комбайны, 115 үзйөрешле сиптергеч һәм 3,6 мең берәмлектән артык төрле техника һәм җайланма бар. «Росагролизинг» ташламалы программалары буенча 3,2 млрд сумлык 637 берәмлек техника сатып алынган. Бу хактаТатарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министр шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәтне саклау үтәлеше турында сөйләде. 2021 елда авыл хуҗалыгы җитештерүендә биш хезмәткәр имгәнгән, җитештерү белән бәйле эш урынында өч үлем очрагы теркәлгән. Иң имгәнүчән һөнәр ияләре — терлекче һәм механизатор. Авыр җәрәхәтләрнең төп сәбәбе — хезмәт дисциплинасын бозу.
Ведомство башлыгы эш бирүчеләрнең үз эшчеләре алдында җаваплылык тотуын искәртте. Хезмәткәрләрне үз вакытында махсус киемнәр белән тәэмин итәргә, хезмәт шартларын булдырырга һәм аларга ярдәм итәргә, урыннарда инструктаж үткәрергә кирәк.
Соңыннан Марат Җәббаров Әтнә районын билгеләп үтте, анда 20 декабрьдә авыл хуҗалыгы оешмалары тәүлегенә 300 тонна сөт җитештерү күләмен беренче тапкыр арттырды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә аграрийларына төбәкнең авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.