Коронавирусның «омикрон» штаммы дөньяның 110 илендә ачыкланган
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» штаммы дөньяның 110 илендә ачыкланган.
«22 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, ковидның «омикрон» штаммы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының барлык алты төбәгенең 110 илендә ачыкланган», дип хәбәр итә халыкара оешмага сылтама белән РИА Новости.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре сүзләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча «омикрон» штаммы «дельта»га караганда күпкә тизрәк тарала. Шул ук вакытта ул алай ук җитди дә булмаска мөмкин.
Ковидтан вакцинация ясату яки элек бу чирне йоктырган булу яңа штаммы ничек кичерүгә йогынты ясавы турында билгеле түгел, дип ачыклык кертте табиблар.