Татарстанда планнан 92 процент кеше коронавируска каршы прививка ясаткан
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда планнан 2 миллионнан артык кеше ковидтан прививка ясаткан.
«План — күмәк иммунитетны бергә тәэмин итә торган кешеләр төркеме. Бүген ул 92 процент диярлек (сүз план буенча олы яшьтәге халыкның 80 проценты турында бара). 2 миллионнан артык кеше прививка ясаткан, без планны тулысынча үтәүгә якын режимда торабыз», — дип сөйләде «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминга «Интервью без галстука» тапшыруы өчен биргән интервьюда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Ул искәртеп узганча, республикада 80 процент коллектив иммунитетка ирешү өчен 18 яшьтән өлкәнрәк 2,4 миллионнан артык кешегә прививка ясарга кирәк.
Роспотребнадзорның ТР буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләгәнчә, Татарстанда яшәүчеләрнең 74,2 проценты вакцинация узган, бу санны 80 процентка кадәр җиткерәсе калды. Бу нигездә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һәм студентлар.