Алабуга башлыгы күптелле белем бирү мәктәбендә татарча рәсем дәресендә булды
(Алабуга, 25 декабрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү мәктәбендә ачык дәрестә булды. Ул тулысынча татар телендә барган рәсем сәнгате дәресен күзәтте. Балалар төрле техникаларда рәсем ясады һәм татар телендә ирекле аңлашты, ә тел белән авырлыклар кичерүчегә педагог ярдәм итте. Мәктәптән соң Рөстәм Нуриев Университет мәктәбенә юнәлде, анда җитәкчелек белән аралашты һәм белем йортының торышын бәяләде. Район башлыгы сүзләренчә, мәктәпләрнең торышы аны бик куандырган. «Укучыларга уку йортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәткән очракта, алар урамнарда да җимереп-ватып йөрмәячәк. Шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә чисталык, пөхтәлек, башка кешеләр кулы белән эшләнгән эшләргә мәхәббәт тәрбияләнергә тиеш», — диде район башлыгы. Район башлыгы Университет мәктәбе теплицасында укучылар белән шөгыльләнү фикерен югары бәяләде.