Казанда ана кешенең имезгәндә баласын үтерүе турындагы мәгълүматны тикшерәләр
Как(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанда аек булмаган хатын-кыз имезгәндә яңа туган улын гәүдәсе белән каплап үтергән дигән мәгълүмат таралды.
Әлеге мәгълүматны шәһәрнең Вахитов районы прокуратурасы тикшерә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
«Күзәтчелек ведомствосы бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен, шулай ук гаиләнең иминлеген һәм ата-ана вазифаларының тиешенчә үтәлүен тикшерә. Моннан тыш, балигъ булмаганнар арасында күзәтүсезлекне кисәтү системасы органнары эшенә бәя биреләчәк», — дип аңлатты ул.