Казанда автомобиль өлкән яшьтәге ир-атны таптатып үтергән
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Казанның Вахитов һәм Зур Крыловка урамнары чатында юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат үлгән. «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 14нче модельле «Лада» автомобиле өлкән яшьтәге ир-атны таптатып үтергән. «Карап торышка җәяүлегә 70 яшь чамасы. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Урында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре эшли. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар», — диделәр ЮХИДИ матбугат хезмәтендә.