Чүпрәледә үзәк Яңа ел чыршысын ачу көне билгеле булды
(Чүпрәле, 12 декабрь, «Татар-информ», «Туган як », Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында Яңа елга урамнарны һәм территорияләрне бизәү эшләре тулы куәтенә бара. Төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы 24 декабрьдә 16 сәгатьтә булачак. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чираттагы киңәшмә барышында хәбәр итте. Чүпрәле районында Яңа елга урамнарны һәм территорияләрне бизәү эшләре тулы куәтенә бара. Искәртик, 1 декабрьдән районда иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде. Конкурска йомгак 31 декабрьдә «Чүпрәле» паркында ясалачак. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Ә бүгенге көндә «Чүпрәле» паркында төп чыршыга яңа ел элементларын куюны дәвам итәләр. Быел Яңа ел гүзәле аеруча матур бизәлгән. Моннан тыш, кар явуга, биредә кар сыннарыннан шәһәрчек тә барлыкка киләчәк. Яңа ел Чыршысын ачу көнендә Кыш бабайлар, гирляндалар блән бизәлгән машиналар парады узачак, концерт, уен-көлке булачак.