Саратов шәһәре клиник хастаханәсе каршында намаз уку бүлмәсе ачылды
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 8 декабрьдә Саратовның 10нчы шәһәр клиник хастаханәсе каршында тантаналы шартларда намаз уку бүлмәсе ачылды. Саратов өлкәсендә медицина учреждениесендә бу әле тәүге вакыйга, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Чарада Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов та катнашты. Үз чыгышында ул Саратовның 10нчы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Людмила Максимовага хезмәткәрләр һәм пациентлар хакында кайгыртуы, аерым алганда, дини мәсьәләләрдә аларның ихтыяҗларын үтәүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Тантана барышында намаз уку бүлмәсендә тиешле шартлар тудыру процессына кураторлык иткән Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәнил хәзрәт Бибарсов адресына да рәхмәт сүзләре әйтелде. Саратов мөселманнары әлеге эшне башкарып чыгуда сизелерлек ярдәм күрсәтте. Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс Бибарсов, аларны котлап, Изге Коръән китабы һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Шуннан соң мактаулы кунаклар һәм теләгән һәркем гыйбадәт бүлмәсенә узды, анда Изге Китаптан аятьләр һәм намаз укыды.